Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Гармун моңы сүрелмәсен
Опубликовано: 20.12.2018Татар халкы элек-электән үк үзенең моңы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Моң халыкның җанында яшәгән. Ул шатлык-куанычын да, кайгы-хәсрәтен дә моңга салып көйләгән.
19 нчы декабрь көнне гармун серләренә өйрәнүче укучыларыбызның нәтиҗәләре белән якыннан танышу максатыннан ата-аналар җыелышы үтте. Баян серләренә төшендерүче, кечкенә төймәләрдән матур көйләр өйрәтүче Флүн Фәнил улы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Һәрбер баланың күңеленә татар моңын салучы педагог зур тырышлык белән хезмәт итә.
Һәр укучыга нәтиҗә ясалды. Киләчәктә дә ата-аналар белән кулга-кул тотынышып, район сәхнәләрендә дә иҗат җимешләребез белән чыгыш ясарга кирәклеге әйтелде.
Гармун уйнарга өйрәнүче укучылар ата-аналар алдында үзләренең матур көйләрен яңгыраттылар. Әлеге бәйрәм чарасы әти-әниләрне бер дә ялыктырмады. Алар аны язгы һавага сусагандай, бер тында тамаша кылдылар. Мәктәбебездә талантлы укучылар күп, бары тик аларны үстерү -бездән тора. Әлфия апа кебек матур җырларны башкаручы, моңлы күңелле гармунчыларыбыз, аларның дәвамчылары – безнең укучыларыбыз булганда гына татар моңы әле сүнмәс-сүрелмәс.
К списку новостей



