Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Йолдыз булып балкыйк! 19.02.2019

Йолдызлык фестивалендә катнашучы балалар тагын бер баскычка күтәрелделәр. 18-19 нчы февраль көннәрендә укучылар район сәхнәсендә дә чыгыш ясадылар. Фестиваль хәрәкәте тырышлыгы белән авыл жирлегендә яшәүче йөзләгән сәләтле балада үзләренә ышаныч уянды - алар зур сәхнәгә чыктылар. Безнең укучыларыбыз ялгыз жыр, күмәк бию һәм конферанс кебек өч төп номинация буенча чыгышларын тәкъдим иттеләр. Укучыларыбызга һәм аларның остазларына киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Инглиз теленнән сочинение бәйгесе 19.02.2019

Актаныш районы мәгариф идарәсе планы нигезендә 19 нчы февраль көнне укучыларның чит телләрне өйрәнүдә мотивация дәрәҗәләрен күтәрү, сәләтле укучыларны ачыклау һәм инглиз теленнән БДИга әзерлек максатыннан 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Письмо другу”, 11 нче сыйныф укучылары өчен “Живое эссе” сочинениеләр бәйгесе оештырылды. Укучылар бирелгән хатка билгеләнгән вакыт эчендә җавап яздылар. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә 9 нчы сыйныф укучысы Насипов Илдар катнашты.
-
Юных инноваторов РТ приглашают на всероссийский конкурс научно-технического творчества 18.02.2019

Татарстанских школьников-инноваторов приглашают принять участие во всероссийском конкурсе научно-технического творчества «ШУСТРИК». Для участия необходимо подготовить проект согласно заданию в одной из номинаций: Аэрокосмос; энергосбережение; интеллектуальные энергосберегающие технологии; интеллектуальные транспортные системы; интеллектуальные робототехнические системы; нейротехнологии; экология; аддитивные технологии; композитные технологии; искусство и технологии; фуднет.
-
Башлангыч сыйныф малайлары арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе уздырылды 17.02.2019

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф малайлары - яшь армиячеләр арасында традицион "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Оборона-масса айлыгы кысаларында "Яшь армия" проектын тормышка ашыруда бу үзенчәлекле чара булды. Малайлар төрле спорт төрләрендә үзләренең көчләрен сынаштылар. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
-
Яшь педагоглар “Креатив фикерләү” тренингында катнашты 16.02.2019

15 нче февраль көнне Актанышның беренче санлы урта мәктәбе базасында районның яшь педагоглары өчен “Креатив фикерләү” темасына тренинг уздырылды. Безнең мәктәптән анда инглиз теле укытучысы Сәлимҗанова Л.Ә. һәм башлангыч сыйныф укытучысы Фазлыева Р.Л. катнашты. Яшь укытучылар коллегалары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, кызыклы мәгълүматләр алып кайттылар.
-
"Кызыклы информатика" викторинасы 15.02.2019

15 февраль көнне математика, физика һәм информатика атналыгы кысаларында 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары белән, 3 командага бүленеп, "Кызыклы информатика" викторинасы уздырылды. Викторинада кейслардагы хәрефләрдән информатикага кагылышлы сүзләр төзү, кодлаштыруга багышланган һәм логик мәсьәләләр чишү, текстның күләмен табу, саннарны унарлы санау системасыннан икешәрле санау системасына күчерү, граф төзеп биремнәрне үтәү каралган иде. Укучыларда биремнәр ныклы кызыксыну уятты, информатика фәнен өйрәнгәндә мондый викториналарны ешрак үткәрергә кирәк дигән нәтиҗә ясалды.
-
Әфган хатирәсе 14.02.2019

1989 елның 15 феврале... Утыз ел элек ул көнне Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты, Әфганстан демократик республикасыннан чыгарылды. Әфган сугышын кичкән һәркем өчен, аларның гаиләләре өчен фаҗига белән үрелгән кадерле һәм гыйбрәтле көн бу! Туган илен, туган җирен яклап, яу кырына кергән батыр егетләребез хакында безнең онытырга хакыбыз юк! Актаныш районы Яңа Әлем авылыннан да егетләргә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә туры килә.
-
Физикадан кызыклы тәҗрибәләр күрсәтелде 14.02.2019

Бүген, 14 февраль көнне математика, физика һәм информатика атналыгы кысаларында 7 нчы сыйныф укучылары тарафыннан 2-4 сыйныф һәм 5-9 сыйныф укучыларына, шулай ук укытучыларга физика фәненнән кызыклы тәҗрибәләр күрсәтелде. Тәҗрибәләр басым, тигезлек, матдәләрнең төрле халәтләре темасына багышланган иде. 7 нче сыйныф укучылары күрсәткән тәҗрибәләр якын арада алар тарафыннан эшләнгән “Табигать кануннары” проекты сайтында урын алачак.
-
Уроки универсиады 13.02.2019

В связи с проведением универсиады-2019 в городе Красноярск, сегодня в нашей школе проведены уроки Универсиады для 2-8 классов. Зимняя универсиада-2019 – это 29-ый выпуск международного студенческого турнира. Масштабное соревнование будет организовано с 2 по 12 марта 2019 года. Центром спортивных страстей станет российский Красноярск. Сибирский город был выбран местом проведения первенства по итогам голосования членов Международной федерации студенческого спорта.
-
Победа в Республиканских спортивных соревнованиях по настольному теннису 13.02.2019

10 февраля в городе Нефтекамск состоялись Республиканские спортивные соревнования по настольному теннису, посвященных Дню памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества. Ученица 7 класса Закиева Диляра заняла почетное 2 место в возрастной категории 2003-2006 г.р. Поздравляем её и желаем ей дальнейших спортивных успехов!



