Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Мәктәптә Халыкара туган тел көне уздырылды
Опубликовано: 21.02.2019Бүген - 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
Әлеге истәлекле көнгә багышлап, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә матур кичә уздырылды. Татар теле укытучысы - Галиева Илина Илфар кызы тарафыннан үткәрелгән бәйрәм бик кызыклы, файдалы, укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп уздырылды. Авыл китапханәчесе - Имамова Римма Риф кызы да бу бәйрәмдә укучыларга кызыклы уеннар уйнатты. Кичәдә туган телгә багышланган шигырьләр, мәкальләр, җырлар тыңланды, бәйрәм ахырында Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры гимн булып яңгырады. Бәйрәм бик күңелле булды.
К списку новостей



