Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
“Әхлак дәресләре” 25.09.2012

“Әхлак дәресләре”ндә Тәхия Әхтәм кызы игелекле, әдәпле булу серләренә төшендерә.
Һәр атнада да укучылар әхлак түгәрәген көтеп алалар. Башлангыч сыйныф укучылары,
5-7, 8-9 класс укучылары төркемнәргә берләшеп, төрле темаларга әңгәмә коралар, Усманова Т.Ә. кызына үзләрен кызыксындырган сораулар бирәләр.
-
Мәгариф конкурс 24.09.2012

Республика күләмендә үткәрелгән Х “Мәгариф эшчәнлегендә яңа информацион-коммуникатив технологияләр куллану” бәйгесендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы катнаша. Конкурсның район турына эш материаллары тәкъдим ителде. Җиңүләр телибез!
-
Хезмәт тәрбиясе 22.09.2012

Белем һәм тәрбия белү белән беррәттән, мәктәптә хезмәт тәрбиясе өстендә дә эш алып барыла. 5-9 сыйныф укучылары мәктәп бакчасына үз хезмәтләрен керттеләр, тәҗрибә участогын кышка әзерләүдә ярдәм күрсәттеләр.
-
“Көзге табигать”тә кунакта 21.09.2012

1-4 класс укучылары “Көзге табигать”тә кунакта булдылар. Экскурсия барышында табигать күренешләре белән таныштылар, кызыклы уенннар уйнадылар.
-
«Терроризмга каршы көрәш” 17.09.2012

«Терроризмга каршы көрәш” темасы астында һәр сыныфта да класс сәгатьләре үтте.
Казанда, Бесланда һ.б. урыннарда оештырылган террор очракларыннан күренешләр карадылар. 5 класс җитәкчесе М.О.Мишустина әзерләгән презентация белән таныштылар. Эш нәтиҗәләрен һәр класс туплап, фотолар белән, район күләмендә үткәрелгән конкурска юлладылар.
-
“Экстремизмга – Юк!” 15.09.2012

“Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында расланган план буенча эшләдек. Терроризмга каршы көрәш, мәктәптә куркынычсызлык чаралары турында укучылар исләренә төшерделәр. Инструктаж үткәрелде.
-
Узидарә комитеты 11.09.2012

Мәктәпнең үзидарә комитетына укучылар сайланды. Яңа 2012-2013 уку елында Мәктәп Президенты – Алисә Ахмадуллина (7 класс), Премьер-министр – Данил Сиразов(7 кл), Мәгариф министры – Алинә Марданова (7 кл), Мәдәният Министры – Миннахметов Динар, Матбугат министры – Галләмова Айгизә, Спорт министры – Аскарова Альбина.
-
ДАИ хезмәткәрләре белән очрашу 05.09.2012

ДАИ хезмәткәрләре белән очрашу 4 класс укучылары катнашында узды. Юлда имин йөрү турында әңгәмә кордылар
-
Беренче кыңгырау мәктәпкә дәшә 03.09.2012

Зур ремонтлардан сон мэктэбебез укучыларга ишеклэрен ачты. Бәйрәм бик күнелле үтеп китте.
-
Универсиада дәресе 03.09.2012

Укучылар класс сәгатьләрендә "Казан - Универсиада башкаласы(2013 ел)" темасына фикер алыштылар.



