Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Киңәшмә 29.05.2013

29 май көнне мәктәбебездә тәрбия эшләре һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары узды. Семинарда 2012/13 уку елында методик эшчәнлеккә анализ ясалды, чыгышлар тыңланды. Семинарда катнашучыларга "Серле дөнья" курчак театры коллективы "Сертотмас үрдәк " әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
-
Математикадан имтихан 28.05.2013

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математикадан имтихан тапшыралар. Аларга уңышлар теләп калабыз !
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2013

Бүген мәктәбебездә Соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Ул мәктәпне тәмамлаучы 13 укучы өчен яңгырады. Без чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәктә дә зур уңышлар, алга куйган максатларына ирешүләрен, имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз. Ак юллар сезгә, укучылар!
-
Гамил Афзал укулары 24.05.2013

23 май көнне "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" базасында гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының II республикакүләм "Гамил Афзал укулары" булып узды. Конференциядә безнең мәктәп укытучылары да актив катнаштылар һәм түбәндәге уңышларга лаек булдылар:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Г.М.- 1 урын, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Файзрахманова Р.Н., башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарипова Ф.Н- 3 урыннарны яуладылар. Котлыйбыз! -
Җиңү көне! 09.05.2013

Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар.
-
9 Май- Җиңү бәйрәме ! 08.05.2013

Бөек Ватан сугышына Яңа Әлемнән 473 кеше китә. Зур көрәш юлында авылның 198 кешесе Ватан хакына башларын салалар, ә 98 кеше хәбәрсез югала. Җиңеп кайтучы 177 кеше арасында илебез орденнары һәм медальләренә лаеклылар да шактый була. Яңа Әлемнең батыр уллары арасында 19га якын орден, ә төрле медальләр белән бүләкләнгәннәре 92 кеше.
Бүгенге көндә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә ветеран исән, ул - Фәхертдинов Мирзаян бабай.
8 май көнне авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхретдинов Мирзаян бабай, тыл ветераннары чакырылган иде. “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп укучылары алар хөрмәтенә концерт күрсәттеләр. Тантаналы митинг барышында һәйкәлгә венок салынды.Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Бакчада өмә 08.05.2013

Шимбә көнне барлык мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре кулларына эш кораллары тотып бакчаны тазартырга чыктылар! Бик күп эшләр эшләнде, рәхмәт!!!
-
1 Май- яз һәм хезмәт бәйрәме. 30.04.2013

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар ! Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет-куанычлар, барлык эшләрегездә уңышлар, киләчәк көннәргә ышаныч телибез.
-
"Сәләтле" бәйгесендә катнаштык 29.04.2013

27 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче номерлы лицей- интернатында 4-7 нче сыйныф укучылары арасында республикакүләм "Сәләтле" бәйгесе уздырылды. Бәйгедә Яңа Әлем мәктәбеннән Исламхузин Р., Газизова Д. (4 нче сыйныф), Ахмадуллина А., Шәрипов А. (7 нче сыйныф) катнашып , уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
IШигырь бәйгесе 24.04.2013

22 нче апрель көнне районда 1-2 сыйныф укучылары арасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 127 ел тулуга багышлап шигырь бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 1 нче сыйныф укучысы Фатихов Арсен (укытучысы Нургалиева Л.З.) 3 урын алды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Арсенга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.



