Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
ОГЭга әзерлек буенча укулар 19.03.2016

Каникулда 21-24 март көннәрендә 9 класс укучылары өчен укулар оештырыла. Консультацияләр көн дәвамында үткәрелә.
-
3 чирек тәмамланды 19.03.2016

3 чирек нәтиҗәләренә классларда анализ ясалды. Язгы каникулларны имин үткәрегез!
-
Геология буенча рәсем конкурсы нәтиҗәләре 19.03.2016

Район күләмендә геология буенча үткәрелгән рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды: 1 урын- Исламхуҗин Риназ, 2 урын - Бәдрәшитова Фәридә, 3 урын- Лукманов Дильфат. Укытучылары - Гильфанов Ф.Н.
-
Әхлак дәресе 18.03.2016

18 март көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм әхлак дәресе укытучыларының район киңәшмәсе үткәрелде. Чарада район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы да катнашты.
-
Химия-биология атналыгы 17.03.2016

Мәктәптә химия-биология атналыгы үтте. Рәсем конкурсы, викторина, кроссворд чишү, уен-ярышлар үткәрелде. Чараларны укытучы Ф.Н.Гильфанов оештырды. Сыерчык оялары мәктәп бакчасына урнаштырылачак.
-
Контроль эшләр 16.03.2016

Фәннәр буенча классларда Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән контроль эшләр үткәрелә.
-
Киңәшмә 16.03.2016

16 март көнне "Тылсым" башлангыч мәктәп-бакчасында УТЭ буенча директор урынбасарларының семинары үткәрелде. Киңәшмәдә Фәйзрахманова Р.Н. катнашты.
-
"Гаилә бәйрәме" 15.03.2016

1-9 классларда "Гаилә бәйрәмнәре" үткәрелә. Күңелле очрашулар, спорт ярышлары, уен-бәйгеләр, чаңгыда шуу планлаштырыла.
-
Театр конкурсы 14.03.2016

Инглиз теле буенча үткәрелгән театр коллективлары арасында бәйге Яңа Әлем мәктәбе базасында үтте. Безнең мәктәп укучылары җиңү яуладылар. Укытучылары- Шайхыразиева И.И., Гильметдинова Г.Р.
-
"Без яшь, без сәләтле"республика олимпиадасы - җиңүчесе Фатихов Арсен 12.03.2016

"Без яшь, без сәләтле" республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада уңышлы чыгыш ясап, Яңа Әлем мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Фатихов Арсен призер булды. Укытучысы - Нургалиева Л.З.



