Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Өмә 15.04.2016

13-14 апрель көннәрендә Яңа Әлем мәктәбе коллективы авыл территориясен чистарту буенча өмәдә катнашты. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр юл буйларын чүпләрдән, агач ботакларыннан арындырдылар.
-
Каен бөресе 15.04.2016

Яңа Әлем мәктәбе укучылары дәресләрдән соң каен бөресе җыю белән мәшгульләр. Һәр класска билгеле бер күләмдә дару үләннәре җыеп тапшыру бурыч итеп куелды.
-
Театр атналыгы 15.04.2016

Мәктәп күләмендә театр атналыгы бара. 1-8 класс укучылары драма әсәрләрен сәхнәләштерергә әзерләнәләр.
-
Китапханәгә экскурсия 15.04.2016

6 класс укучылары Фәйзрахманова Р.Н. җитәкчелегендә мәктәп китапханәсендә булып, күргәзмәләр белән таныштылар. Әдәби китаплар алдылар. Китапханәче Фәтхиева Н.Ф. укучыларга Тукай турында сөйләде.
-
Имтиханга әзерлек 14.04.2016

Дәресләрдән соң, кичке якта, 9 класс укучылары фәннәр буенча ОГЭга әзерләнәләр. 25 апрель көнне татар теленнән ЕРТ узачак.
-
Макет 13.04.2016

13 апрель көнне район күләмендә су саклау зоналарына багышланган макетлар конкурсы булды. 7 класс укучысы Исламхуҗин Риназ "Туган ягым табигате" проект эше белән катнашып, сертификатка ия булды.
-
Ату ярышы 13.04.2016

13 нче апрель көнне мәгариф бүлеге планы нигезендә Космонавтика көненә багышлап, пневматик мылтыктан ату ярышы уздырылды. Ярышта безнең мәктәп укытучылары да - Гарипов Д.Д., Исламов М.М., Фатхиева М.О., Якупова Ф.Я актив катнаштылар.
-
Яшь янгын сүндерүчеләр 12.04.2016

Яңа Әлем мәктәбенең" Огонек" янгын сүндерүчеләр отряды, "Горячие сердца" ярышында катнашып, сертификатка ия булдылар. Җитәкчесе - Хәмидуллина Г.Р.
-
Китапханәдә күргәзмә 12.04.2016

Тукай айлыгы кысаларында мәктәп китапханәсендә "Г.Тукай һәм без" китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Ю.Гагаринны искә алу көне 12.04.2016

12 апрель- Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән чаралар:
1.Рәсем конкурсы:
1 урын –Бадрашитова Ф. 6 класс
2 урын – Локманов Дильфат. 6 класс
3 урын- Исламхузин Риназ.7 класс.
Шулай ук 4 класс укучылары Закиева Диләрә, Фатихов Арсен, Сиразова Динара
Ю.А.Гагаринның тормыш эшчәнлеге турында сөйләделәр.
7 класс укучылары космонавтика көненә багышлап инша яздылар. "Космонавтика көне"нә багышлап классларда тәрбия сәгатьләре узды.



