МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Якты бәйрәм - нурлы бәйрәм / Светлый праздник 30.11.2023

Ноябрьнең кояшлы, ямьле көнедә мәктәптә Әниләр көне үткәрелде. Бәйрәм чарасына барлык әниләр дә катнашты. Балалары тарафыннан әзерләнгән матур җырларны, шигырьләрне әниләр бик җылы кабул иттеләр. Ә менә 8 класс укучысы Шакирова Эвелинаның башкорт кызы биюе аеруча алкышларга күмелде. Бәйрәм кичәсен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахмадуллина Рәзинә Зиннур кызы алып барды. Әниләр белән уеннар оештырылды, кызыклы биремнәр үтәлде. Үз балалары янына бик күп ятимнәрне сыедырып үстергән олы йөрәкле Ана- Шәйхетдинова Фәнзилә апа исә Бишек җырын башкарды. Иң газиз кешеләребез - безнең әниләребез. Бәйрәм чарасы аларның күңелләрен тагын бер кат җылытты, нурга күмде.
В солнечный, добрый ноябрьский день в школе был проведен День матери. В праздничном мероприятии приняли участие все мамы. Красивые песни, стихи, подготовленные детьми, были тепло приняты мамами. А вот танец башкирки ученицы 8 класса Шакировой Эвелины вызвал бурные аплодисменты. Вела праздничный вечер заместитель директора по воспитательной работе Ахмадуллина Разина Зиннуровна. С мамами были организованы игры, выполнены интересные задания. Шайхутдинова Фанзиля апа, воспитывающая детей - сирот, исполнила колыбельную. Самые родные люди - наши мамы. Праздничное мероприятие еще раз согрело их сердца, озарило светом.
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 29.11.2023

29 ноябрь көнне Күҗәкә мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы Фазлиева Илсөяр укучыларның ашатуларын оештырылуын тикшерде. Әзерләнгән ризыкның сыйфатлы, меню буенча булуын күрде. Тәмен тикшерде. Ашханәдә чисталык булуыннан, балаларның ризыкларны яратып ашавыннан канәгать калды.
29 ноября в Кузякинской школе член родительского комитета Фазлиева Ильсеяр проверила организацию питания учащихся. Увидела, что приготовленная еда качественная, по меню. Проверила вкус. Она осталась довольна чистотой в столовой, тем, что дети с удовольствием едят.
-
Ана даны / Материнская слава 27.11.2023

Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә, Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Күҗәкә мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы биш бала анасы Фазлыева Илсөяр Әбүдәр кызы балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. Әлеге зур бүләкне "Әни" исемен горур йөрткән хезмәттәшебезгә хакимият башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
На празднике, посвященном Дню матери, Указом председателя Республики Татарстан За заслуги в воспитании детей и укреплении семейных традиций учитель начальных классов Кузякинской школы Фазлеева Ильсияр Абударовна награждена медалью Республики Татарстан "Ана даны - Материнская слава".
Этот большой подарок нашему коллеге, которая с гордостью носит имя "Мама", вручил глава администрации Ленар Зарипов. -
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 27.11.2023

Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Нәрсә ул Ватан?"
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "Что такое Родина?"
-
Экология - киләчәккә адым / Экология - шаг в будущее 23.11.2023

23 ноябрь конне Апас төп гомуми белем бирү мәктәбе онлайн форматта республика күләм фәнни-гамәли конференция үткәрде. Элеге конференциядә безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Шакирова Эвелина чыгыш ясады. Ул җирлегебездәге чишмәләр, аларның тарихы,бүгенге торышы, суларының органолептик күрсәткечләре турында фәнни эшен яклады. Эчәр суларыбызның торышы һәм бүгенге экологик проблемалар барыбызга да кагылганлыгын укучыбыз үз эше белән тагын бер кат раслады.
23 ноября Апастовская основная общеобразовательная школа провела республиканскую научно-практическую конференцию в формате онлайн. На конференции выступила ученица 8 класса нашей школы Шакирова Эвелина. Она защитила научную работу о родниках, их истории,современном состоянии, органолептических показателях воды. Наша ученица еще раз подтвердила своей работой, что состояние питьевой воды и сегодняшние экологические проблемы затрагивают всех нас.
-
Юл халәкәтендә һаләк булучылар ны искә алу көне / Всемирный день памяти жертв ДТП 16.11.2023

Ноябрь аеның өченче якшәмбесе "Юл халәкәтендә һаләк булучылар ны искә алу көне" дип билгеләп үтелә. Күҗәкә мәктәбе укучылары да әлеге акцияга кушылдылар.
Третье воскресенье ноября отмечается как "День памяти погибших в дорожно-транспортном происшествии". Учащиеся нашей школы также присоединились к акции.
-
Бөтенроссия "Туган тел" форумы / Всероссийский форум "Родной язык" 14.11.2023

14 ноябрь көнне районыбызның бер төркем укытучылары беренче тапкыр Казан шәһәрендә уздырылган "Тәрбия. Белем. Тел." темасы астында уздырылган Бөтенроссия "Туган тел" форумында катнаштылар. Бу Конференциядә безнең мәктәптән Мирзаянова Рания Сәгыйть кызы катнашты.
14 ноября группа учителей района приняла участие в республиканском конкурсе "Воспитание. Образование. Язык". На этой конференции нашу школу представляла Мирзаянова Рания Сагитовна.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 13.11.2023

Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Россия: киләчәккә караш"
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "Россия: взгляд в будущее"
-
Авылдашлар очрашуы / Встреча односельчан 11.11.2023

Бүген күренекле якташлар, авылдашлар очрашуы узды. Әлеге матур чарада район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. "Монда тумасам да, балачагым, яшьлегем шушы җирлектә узды. Монда минем туганнары, дусларым, сыйныфташларым. Әти-әниемнең тире тамган туфрак, үземнең мәхәббәтемне тапкан җир. Минем өчен бик якын ул. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга, кайткан кунакларга, авылдашларга ихластан рәхмәт! Һәрвакыт шулай бергә булып, бердәм булып яшик! " дип ихлас теләкләрен җиткерде ул. Бәйрәм шушы җирлектә туып үскән районыбызның имам мөхтәсибе Руслан хәзрәтнең Коръән аятьләре белән башланып китте. Авылдашларның җыр-моңына үрелеп 3 сәгать дәвамында барган концерт" Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Сегодня состоялась встреча известных земляков, односельчан. В мероприятии принял участие глава района Ленар Зарипов. "Я здесь не родился, но детство и юность прошли в этой местности. Здесь мои родственники, друзья, одноклассники. Здесь трудились мои родители, здесь я нашел свою любовь. Для меня он очень близок. Искренняя благодарность организаторам, гостям, односельчанам! Так всегда будем вместе и будем жить вместе! "- искренне пожелал он. Праздник начался с аятов Корана имама мухтасиба района Руслана хазрата, уроженца этой местности. Концерт, продолжавшийся 3 часа под музыку односельчан, завершился песней" Туган тел".
-
«Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы/ Церемония посвящения в ряды «Орлята России» 10.11.2023

Бүген мәктәбебезнең 1-4 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Балалар «бөркет»ләр турындагы риваять белән таныштылар һәм намуслы, бердәм булырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, Ватанны яратырга вәгъдә бирделәр. Һәр класска остазлар итеп беркетелгән Беренчеләр хәрәкәте активистлары кечкенә "бөркет" ләребезгә билгеләр өләштеләр. Чара "Россия бөркетләре" җыры белән тәмамланды.
Сегодня состоялась торжественная церемония посвящения учащихся 1-4 классов школы в ряды «Орлята России». Торжественная церемония посвящения началась с исполнения государственных гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. Ребята познакомились с легендой об "Орлах" и пообещали быть честными, сплоченными, старательно учиться, делать добрые дела, любить Родину. Активисты "Движения первых", прикрепленные к каждому классу в качестве наставников, раздали значки маленьким "орлятам". Завершилось мероприятие песней "Орлята России".







