МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Биатлон 21.02.2024

Бүген "Бүләк" чаңгы базасында гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына һәм һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган биатлон буенча ярышлар узды.
Ярышларда безнең мәктәптән Ситдиков Камил һәм Фазлиев Динислам катнаштыСегодня на лыжной базе "Бүләк" прошли соревнования по биатлону среди учащихся 9-11 классов общеобразовательных школ, посвященные 79-й годовщине Великой Победы и Дню защитника Отечества.
Нашу школу представляли Ситдиков Камиль и Фазлиев Динислам. -
Ватанны саклаучыга хат / Письмо защитнику отечества 21.02.2024

Бүген безнең укучылар "Ватанны саклаучыга хат" акциясендә актив катнаштылар. Алар хәзер алгы сызыкта булганнарны 23 февраль белән котладылар.
Сегодня наши учащиеся приняли активное участие в акции "Письмо защитнику отечества". Они поздравили тех, кто сейчас на передовой, с 23 февраля.
-
Көчле иҗатлы шагыйрь / Сильный творческий поэт 20.02.2024

Туган тел айлыгы кысаларында мәктәптә танылган татар шагыйре Ленар Шәех иҗатына багышланган чара үтте. Укучылар Ленар Шәехнең иҗатына һәм тормышына багышланган презентация карадылар, аның шигырьләрен укыдылар. Бик күп санлы әдәби премияләр иясе, балаларның яраткан шагыйре Ленар Шәех иҗаты дәвамлы булачак. Аның киләчәге зур.
В рамках месячника родного языка в школе прошло мероприятие, посвященное творчеству известного татарского поэта Ленара Шаеха. Учащиеся посмотрели презентацию, посвященную творчеству и жизни Ленара Шаеха, прочитали его стихи. Творчество Ленара Шаеха, обладателя многочисленных литературных премий и любимого поэта детей, будет продолжительным. У него большое будущее.
-
Солдатта булган диләр 20.02.2024

Бүген районда мәктәп укучылары өчен "Солдатта булган диләр" квест уены үткәрелде. Монда "Солдат киемен тиз арада киенү", "Автомат сүтеп-җыю", "Баш мие һөҗүме", "Иң төз атучы", "Газ атакасы", "Сухпаёк" кебек ярышлар бар иде. Бу уенда безнең мәктәптән Ситдиков Камил, Фазлиев Динислам, Шакирова Эвелина, Хурматуллина Гүзәл катнашты. Укучыларыбыз мактаулы 2 - урынны яуладылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!
Сегодня в районе для школьников была проведена квестовая игра "Солдатта булган диләр". Здесь были такие соревнования, как "Подъем", "Разборка и сборка автомата АК-74", "Мозговой штурм", "Снайпер", "Газовая атака", "Сухпаёк". В этой игре приняли участие Ситдиков Камиль, Фазлиев Динислам, Шакирова Эвелина, Хурматуллина Гузель. Наши учащиеся заняли почетное 2 - место. Желаем им дальнейших успехов!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 19.02.2024

Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Ватанны саклаучылар көне"
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "День защитника Отечества"
-
Зур бәйрәм 19.02.2024

Хөрмәтле җитәкчебез, Рания Сәгыйть кызы!
Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән хезмәткәрләрегезнең хөрмәтен яулаган шәхес Сез.
Хөрмәтле җитәкчебез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет, бәрәкәтле тормыш телибез! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз. Якыннарыгызнын кадер-хөрмәтен тоеп, кадерле әни, яраткан дәү әни булып озак еллар яшәргә язсын. Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Күпме көчләр кирәк коллективны
Бер оядай җыеп тотарга,
Уңышларны уртак итә белеп,
Авырлыкны эчкә йотарга!
Һәрчак әзер төпле киңәшегез
Һәркемгә бар җылы сүзегез,
Үлчәвегез төгәл, гадел, ихлас
Барын күрә күңел күзегез.
Бүген сезне бәйрәмегез белән
Чын күңелдән тәбрик итәбез,
Озак еллар безне җитәкләрсез
Диеп ышанабыз, көтәбез.
Бүгенгедәй япь-яшь, матур булып
Сау-сәламәт булып калыгыз,
Тормыш басуыннан уңыш кына,
Бәхет кенә җыеп алыгыз! -
Парламент дәресе /Парламентский урок 17.02.2024

17 февраль көнне “Киләчәкне сайлыйбыз!” дип аталган парламент дәресе узды. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланды.
Парламент дәресе-2024нең темасы очраклы гына сайланмаган, чөнки бу ел Россиядә һәм Татарстанда яңа электораль цикл башлану белән билгеләнгән. 2024 елның 15-17 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар, 2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, аннары 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар, 2026 елда РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. 2024 елгы Парламент дәресендә сүз сайлау системасының үзенчәлекләре, сайлауларның әһәмияте, һәр гражданның сайлау һәм сайлану хокукы, электораль грамоталылык нигезләре турында барды. Авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Мусин И.Н. парламент дәресе барышында балаларга сайлаулар үткәрү тәртибе, участок сайлау комиссиясе эше турында сөйләде, норматив-хокукый документлар белән таныштырды.17 февраля был проведен парламентский урок "Выбираем будущее!". Он был посвящен разъяснению основ избирательной системы Российской Федерации и Республики Татарстан.
Тема парламентского урока-2024 была выбрана не случайно, поскольку этот год ознаменовался началом нового электорального цикла в России и Татарстане. 15-17 марта 2024 года пройдут выборы президента Российской Федерации, в сентябре 2024 года-выборы депутатов Государственного Совета Республики Татарстан, затем в 2025 году-выборы председателя Республики Татарстан и муниципальные выборы, в 2026 году-выборы депутатов Государственной Думы ФС РФ. На парламентском уроке 2024 года речь шла об особенностях избирательной системы, значении выборов, избирательном праве каждого гражданина, основах электоральной грамотности. Глава сельского поселения, депутат районного совета Мусин И. Н.в ходе парламентского урока рассказал ребятам о порядке проведения выборов, работе участковой избирательной комиссии, ознакомил с нормативно-правовыми документами. -
Рәсем конкурсы / Конкурс рисунков 16.02.2024

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылды. Мәктәпнең барлык укучылары да актив катнаштылар.
В рамках проведения месячника гражданско-патриотического воспитания, сегодня был организован конкурс рисунков, посвященный дню защитников Отечества. Все учащиеся школы приняли активное участие.
-
Харис Якупов 15.02.2024

15 февраль көнне СССРнын халык рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Якупов иҗатына багышланган чара үтте.
Чарада аның иҗатына карата презентация каралды. Шулай ук Якуповның ,, Хөкем алдыннан,, картинасы буенча әңгәмә оештырылды.15 февраля состоялось мероприятие, посвященное творчеству народного художника СССР, заслуженного деятеля искусств ТАССР Хариса Якупова.
На мероприятии состоялась презентация его творчества. Также была организована беседа по поводу картины Х. Якупова "Перед судом". -
Муса Җәлил көне / День Мусы Джалиля 15.02.2024

15 февраль көнне - Муса Җәлилне искә алу көне билгеләп үтелде.Китапханәдә аңа багышланган китап күргәзмәсе эшли. Анда аның бик күп кенә китаплары урын алган. Бу көнне, укучылар, Муса Җәлилнен тормышы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Аның ,, Моабит дәфтәрләре'', күпсанлы шигырь китаплары белән таныштылар. Шулай ук шагыйрьнең үзләре яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Чара истәлекле һәм кызыклы булды.
15 февраля - День памяти Мусы Джалиля. В библиотеке работает посвященная ему книжная выставка. В ней помещены многие его книги. В этот день учащиеся посмотрели презентацию, посвященную жизни и творчеству Мусы Джалиля. Они познакомились с его " Моабитскими тетрадями" и многочисленными сборниками стихов. Также учащиеся выразительно прочитали его стихи. Мероприятие было запоминающимся и интересным.







