Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Шәфкать туташлары мәктәбебездә
04.02.2019
4 февраль көнне мәктәбебезгә Актаныш үзәк хастаханәсеннән укучыларга манту ясау өчен табиб, шәфкать туташлары килде. Сәламәтлек-зур байлык бит.
-
Пешекчеләр бәйгесендә 01.02.2019

1 февраль көнне Актаныш технология техникумында "Пешекчеләр" бәйгесе булды. Мәктәбебездән Бахтиева Г., Шайгарданова Т., Сагбетдинова С. уңышлы катнаштылар. Бахтиева Г.- винегрет ясау бәйгесендә 3 урынга ия булды. Укытучылары- Магданурова Г.Х. Котлыйбыз!
-
9 классларда- имтихан 26.01.2019

26 январь көнне мәктәбебездә математика фәненнән биреп кару имтиханы булып узды. Имтиханда ата-аналар да катнашты.
-
"Йолдызлык"ка әзерлек 26.01.2019

24 январь көнне мәктәбебез укучылары -Гизетдинов Илсаф, Хуҗина Азилә "Йолдызлык" бәйгесе өчен видео клип төшерү өчен Казан шәһәренә бардылар. 2019 ел- Театр елы булуын истә тотып, алар Татарстан Язучылар берлегендә, Галиаскар Камал театрында, Татарстан Милли музеенда, китапханәсендә булдылар.
-
Башлангыч классларның атналыгы 24.01.2019

21-26 январь көннәрендә башлангыч классларның атналыгы булып үтте. Башлангыч класс укытучылары укучылары белән төрле бәйге-конкурсларда катнаштылар, укучылар рәсем ясадылар, театр уйнадылар, кошларга җимлек әзерләп, элделәр.
-
"ЕЛ класс җитәкчесе"бәйгесендә 23.01.2019

23 январь көнне Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә укытучыларның "Ел класс җитәкчесе-2019" бәйгесе үтте. Мәктәбебездән бу бәйгедә математика, информатика укытучысы Хабирова Ләйлә Фарис кызы катнашты. 9 класс укучылары Ләйлә фарис кызы белән класс сәгатендә тәрбия өлкәсендә актуаль тема- "Тормыш кыйммәтләре"нә җавап таптылар, видео ролик карадылар, тормыш агачы төзеделәр. Ләйлә Фарис кызы уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булды.
-
Итоговое собеседование по русскому языку 17.01.2019

Сроки проведения итогового собеседования по русскому языку для обучающихся IX классов
-
Талантлылар Университетында 28.12.2018

27-28 декабрь көннәрендә районыбызда Талантлылар Университеты дип исмләнгән уку оештырылды. Мәктәбебездән 2 укучы- Галимарданова Зилә, Сагбетдинова Розанналар катнашты. Укучылар Балалар оешмасы, Укучылар советы эшчәнлеген оештыруда бу укуның бик тә кирәкле булуын ассызыкладылар.
-
Хакимият елкасында 27.12.2018

27 декабрь көнне районыбызда Хакимият елкасы үтте. Мәктәбебездән 4 укучы катнашу бәхетенә иреште. "Бүләк" тә үткән бу очрашу елкасы укучыларыбыз күңелендә матур хатирәләр булып уелып калыр.
-
Балмаскарадта 25.12.2018

24-25 декабрь көннәрендә мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды. 24 көнне- башлангыч класслар -Чыршы бәйрәмен уздырсалар, югары класслар 25 декабрь көнне Балмаскарадта булдылар. Һәркем өчен якын булган бу бәйрәм укучылар күңелендә дә матур харирәләр булып озак сакланыр.










