Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Милли көрәш бәйгесе 04.03.2024

Хәсән -Заманов исемендәге кадет - интернат мәктәбендә узган милли көрәш бәйгесендә Галимянов Нәфис 3 урын, Гардиев Ислам 2 урын, Исламов Ильнур 1 урынга ия булдылар. Җитәкчесе - Туктаров Булат Роберт улы.Чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан- яңа уңышлар теләп калабыз.
-
"Батырлар кайтавазы" 04.03.2024

"Батырлар кайтавазы" районыбызның сугыш хәрәкәте ветераннары гуманитар ярдәм җыю өчен хәйрия концерты уздырды. Безнең укучыларыбыз да бу чарада Встанем җыры белән катнашты.
-
Гаилә бәйрәме 04.03.2024

Бакчага йөрүче балаларның әти-әниләрен хөрмәтләү максатыннан бакчабызда "Гаиләм-җылы учагым" исеме астында гаилә бәйрәме узды. Әтиләребезне эле генә булып узган "Ил сакчылары" көне белән, ә инде әниләребезне якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котладык. Хөрмәтле әти-әниләр! Нәниләребезнең котлауларына бакча хезмәткәрләре дә кушыла. Сезгә ныклы саулык, имин көннәр, гаиләләрегездә тигезлек, күңнел тынычлыгы, балаларга бәхетле балалачак телибез!
-
Сәламәтлек көне 04.03.2024

2 март - Сәламәтлек көне. Шул уңайдан укучылар Түбәләс тавына сәяхәт кылдылар.
-
Чаңгы ярышы 04.03.2024

3 март көнне Кирамов Рамиль Камиль улына багышланган Киров авыл җирлеге беренчелегенә чаңгы ярышы булып узды.Безнең укучыларыбыз бу ярышта актив катнашты.
-
Гала-концерт 01.03.2024

Район мәдәният сараенда узган гала-концертта нәниләребез "Бабушка испеки оладушки" җырын башкарып 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Музыка җитәкчесе Загитова Илсия Индус кызы. Афәрин балалар!
-
Иделбуе фәнни - экологик конференция 29.02.2024

А.М. Терентьев исемендәге ХХХ Иделбуе фәнни - экологик конференциясендә 9 класс укучылары - Мирхәйдәрова Айсылу һәм Шакирова Мәликәләр катнаштылар. Мирхәйдәрова Айсылу номинант булды. Укытучылары - Хафизова Резида Фердинант кызы,Мәгъдәнурова Гөлнара Хәбир кызы. Чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Йолдызлык 2024 29.02.2024

Ә.Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сараенда балалар бакчалары арасында "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Гала концерты булып узды. Авыл балалар бакчалары арасында Киров балалар бакчасы 3 урынга лаек булды.. Әлеге фестивальгә күп көч куйган укытучыбыз- Илсия Индусовнага, ата-аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
"Алтын алка" 28.02.2024

Актанышта "Алтын алка" - яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышының республика этабы финал уеннары старт алды. Безнең укучыларыбыз "Встанем" җыры белән ачу тантанасында катнашты.
-
"Сафта йөрү" бәйгесе 28.02.2024

21февраль көнне 5- 9 класслар арасында "Сафта йөрү" бәйгесе узды. Бу бәйгедә 9 класс укучылары җиңү яулады.Икенче урынны 5 һәм 6 класс укучылары бүлеште,ә өченче урында 7 класс укучылары булды.Котлыйбыз!!!










