Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Безгә тынычлык кирәк! 04.04.2024

Бакчабызда балаларга, террорга какршы эшчәнлек кысаларында, аңлатулар узды.
-
Кошлар көне 04.04.2024

Мәктәп күләмендә кошлар көне уңаеннан укучылар сыерчык оялары ясап алып килделәр. Без бу ояларны урман ягына урнаштырабыз.
-
Онлайн уку 03.04.2024

Буген 5-11 класс укучылары Аграр университет белән онлайн -укуда катнаштылар.
-
Проект эшләре 03.04.2024

Мәктәптә ел саен 2 нче класстан башлап һәр укучы үзенең проект эшен яклый. Жюри тарафыннан иң-иңнәре ачыкланып, уку азагында алар бүләкләнәләр. Бүген 6 класс укучылары проект эшләрен якладылар.
-
Кошлар көне 01.04.2024

1 апрель -кошлар көне. Бакчабызда балалар белән кошлар көнен билгеләп үттек. Балалар кош оялары,кош рәсемнәре ясап алып килделәр.
-
Галимнәр белән очрашу 21.03.2024

20 март көнне Казан дәүләт аграр университеты галимнәре, аспирант - студентларыннан торган 8 кешелек делегация мәктәп укучылары белән очрашты. 7 класс укучылары үсемлек физиологиясе ,8 класс ландшафтлы дизайн, 9 класс экономика,10-11 класс укучылары өчен агрономиядән практик дәресләр узды. Укучыларга дәресләр бик кызыклы булды. Аларны алдагы елларда да көтеп калабыз.
-
Кышкы спорт сезонын ябу 21.03.2024

Кичә чаңгы сөюче укучыларыбыз "Бүләк" базасында чаңгыда узышып кышкы спорт сезонын ябуда катнаштылар.
-
"Туган якка сакчыл караш" 20.03.2024

Районда үткәрелгән "Туган якка сакчыл караш" проект бәйгесендә 3 класс укучысы Камалова Нурия үзенең проект эшен тәгъдим итеп уңышлы чыгыш ясап кайтты. Укытучысы -Шайгарданова Зилә Әхмәтсәхыйп кызы. Киләчәктә дә аларга яңадан -яңа уңышлар теләп калабыз
-
Нәүрүз бәйрәме 20.03.2024

21нче март-яз фасылының төн белән көн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча Яңа ел бәйрәме. Без аны Нәүрүз бәйрәме дип атыйбыз.Бу бәйрәмне ел саен уздырабыз. Быелда бик матур итеп үткәреп җибәрдек Нәүрүз бәйрәмен.Укучылар төрле уеннар уйнадылар. Казанда пешкән ботка белән сыйландылар,тәбикмәк белән чәй эчтеләр.
-
Чаңгы ярышы 20.03.2024

Мәктәптә кышкы сезонны ябу ярышы уздырылды.Барлык укучылар да актив катнаштылар.










