Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Географиядән олимпиада 05.12.2014

5 декабрь көнне Актанышның икенче санлы мәктәбендә географиядән олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиадада безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Фардиев Шамиль призёр булды. Укытучысы: Хафизова Р. Ф. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Туган телем - шагыйрьләр теле" 05.12.2014

Гимназия - интернатта үткәрелгән "Туган телем - шагыйрьләр теле" 2 республика фәнни - эзләнү конференциясендә 8 нче сыйныф укучысы Рашитов Илшат лауреат исеме алды. Фәнни җитәкчесе Рәшитова И. С. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Cегодня выпускники пишут выпускное сочинение 03.12.2014

Сегодня, 3 декабря татарстанских выпускников, будут писать итоговое сочинение, необходимое для допуска к ЕГЭ-2015. Его темы стали известны за 15 минут до проведения экзамена. Школьники будут писать работу около четырех часов - 235 минут.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2014

Бүген мәктәптә 5- 11 класслар арасында Билгесез солдат көненә багышланган класс сәгате үткәрелде. Тарих укытучысы Р. А. Галиева укучыларны дата тарихы белән таныштырды, презентация аша бик күп мәгълүмат бирде.
-
Ата - аналар җыелышы 02.12.2014

1 нче декабрь көнне авыл мәдәният йортында гомуми ата - аналар җыелышы үтте. Җыелышка балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Хакимуллин Р. чакырылган иде, ул "Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау" темасы буенча чыгыш ясады. Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Багауова Л. 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. " Актаныш" агрофирмасының Киров бүлеге җтәкчесе И. Ф.Гаяновның чыгышы булды. Соңыннан укучылар тарафыннан әниләр көненә багышланган концерт күрсәтелде.
-
СПИД - гасыр бәласе. 01.12.2014

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан мәктәптә китапханәче Сабирова Л. Х. "СПИД - гасыр бәласе" темасы буенча чыгыш ясады.
-
"Белем үрләренә үрмәләп" 28.11.2014

28 нче ноябрь көнне география һәм тарих фәннәренә бәйләп "Белем үрләренә үрмәләп" дигән тема буенча кичә үикәрелде. Әлеге кичәдә җиңүчеләр:
Башаров А. (9 кл) - 1 урын, Фардиев Ш.(8 кл) - 1 урын, Халимов Д (9 кл) - 2 урын, Гиздуллина Н. (8 кл) - 3 урын. Кичәне әзерләделәр һәм үткәрделәр : Р. Ф. Хафизова (география укытучысы), Р. А. Галиева (тарих укытучысы). Кичә эчтәлекле итеп оештырылган иде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек 27.11.2014

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үткәрелүче чараларда, башлангыч сыйныф укучылары актив катнашалар.
1, 2 сыйныф укучылары сугыш чоры баш киемнәре макетлары ясау белән шөгыльләнәләр, ә 3, 4 сыйныфлар "Хәрбиләр сүзлеге" төзиләр. Эзләнүләрдә укытучылар, китапханәчеләр зур ярдәм итә. Шулай ук интернет чыганакларыннан да файдаланалар.
-
Тарихтан олимпиада 27.11.2014

Бүген районда үткәреләчәк тарих фәненнән олимпиадада безнең мәктәптән өч укучы катнаша. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Математикадан олимпиада 26.11.2014

25 ноябрь көнне районда 4 - 11 класслар арасында математикадан олимпиада үткәрелде. Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Сибгатуллин Искәндәр - 4 урын (Укытучысы: Якиева Г. Н), 4 класс укучысы Имамов Нияз (Укытучысы: Сәмигуллина Ф. И.) - 6 урыннарны яуладылар. Афәрин!










