Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Чаңгы ярышы 30.12.2014

30 нчы декабрь көнне районда үткәрелгән чаңгы ярышында безнең мәктәптән Магдануров Булат (5 кл), Бокаян Титал (6 кл) катнаштылар.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 26.12.2014

-
Бал маскарад 26.12.2014

26 нчы декабрь көнне 16. 00 сәг - тә 5 - 11 класс укучылары арасында бал маскарад үткәрелде. Бәйрәм җыр - бию, уен көлке һәм клоуннар чыгышы белән үрелеп барды, төрле илләрдә Яңа елны каршылау йолаларын күрдек. Бәйрәмнең икенче өлеше дискотека белән дәвам итте. Бик күңеле, мавыктыргыч булды. Бәйрәмгә килгән һәр кеше күтәренке кәеф белән кайтып китте.
-
Рус теленнән олимпиада 23.12.2014

Бүген районда рус теленнән олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиадада безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Сибгатуллин И. И катнашып 4 урынга лаек булды. Укытучысы Касимова Р. Р.
-
Яңа ел - 2014 22.12.2014

21 нче декабрь көнне Казанның “Татнефть-Арена” Боз сараенда төп Республика Яңа ел чыршы бәйрәменә килүче балалар бәйрәм итте. 7 меңләп тамашачы, шул исәптән, Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп бала: 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр тамаша кылды. Әлеге бәйрәмдә безнең мәктәптән 10 класс укучысы Бикемова Г. М катнашты.
-
Баскетбол ярышы 22.12.2014

20 декабрьдә районда үткәрелгән баскетбол ярышында безнең мәктәпнең егетләр командасы 3 урынга лаек булдылар. Афәрин! (Укытучы: Туктаров Б. Р.)
-
Баскетбол ярышы 20.12.2014

Бүген безнең мәктәпнең егетләр командасы баскетбол ярышына киттеләр. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
"Оста куллар" күргәзмәсе 19.12.2014

19 нчы декабрь көнне "Оста куллар" күргәзмәсе оештырылды. Анда укучыларның яңа елга багышланган рәсемнәре һәм үзләре ясаган чыршы уенчыклары куелган иде. Бу күргәзмәдән укучыларыбызның нинди оста һәм уйлап табучан икәнлеген күрдек. Молодцы!
-
Шугалак ачу тантанасы 19.12.2014

19 декабрь - Киров авыл җирлегендә шугалак ачу тантанасы үткәрелде. Балалар бозда рәхәтләнеп шудылар. Тантанага кыш бабай да кунакка килгән иде. Укучылар әлеге тантанадан бик кәнагать калдылар.
-
Күңелле стартлар 18.12.2014

17 нче декабрь көнне 1 - 4 класслар арасында "Күңелле стартлар" ярышы булды. Әлеге ярышта алар 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Укучылар ярыштан бик кәнагать калдылар.










