Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Ата-аналар җыелышы 01.12.2015

Бүген 1-4 сыйныф укучылары ата-аналары белән җыелыш үткәрелде. Мәктәбебез директоры Гөлназ Сәгыйтьҗан кызы ЕСИА га тоташу буенча презентация белән таныштырды.
-
Ярминкә 30.11.2015

Бүген мәктәбебездә, инвалидлар ункөнлегенә багышланган ярминкә үткәрелде. Укучыларыбыз өйләрендә пешереп алып килгән төрле тәм-томнар белән сату иттеләр. Ярминкәдә барлык классларда актив катнашты. Рәхмәт укучыларыбызга һәм ата-аналарга!
-
Студентка ЕИ КФУ у нас в гостях. 28.11.2015

Сегодня в целях ознакомления с условиями поступления и формами обучения, школу посетила Валиева Айсылу Дамировна-студентка 2 курса ЕИ КФУ факультета экономики и управления . После её увлекательных расссказов про студенческую жизнь, про возможности всестороннего развития многие определились с выборами ВУЗа и профессии.
-
Уңышларыгыз белән котлыйбыз! 28.11.2015

26 ноябрь көнне булып узган биология фәненнән олимпиаданың муниципаль этабында 9 класс укучысы Рәшитов Ильшат призер дип танылды, укытучысы Магданурова Г.Х. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Здоровая мама-здоровый ребёнок! 27.11.2015

24 ноября в школе, в рамках Республиканского антинаркотического проекта была проведена акция " Здоровая мама-здоровй ребёнок!", посвящённая Всероссийскому дню матери. Участники акции были учителя, мамы которым задавались вопросы викторины. С ними подписывались однодневные контракты отказа от вредных привычек и подарены сердечки - символ любви и оранжевая ленточка прикреплённая к сердцу, как символ плодородия.
-
Медосмотр кузәтүе 27.11.2015

24 ноябрь көнне мәктәбебездә район больницасы балалар педиатры Айгөл Илгиз кызы тарафыннан балаларның сәламәтлеге күзәтелде һәм "манту" пробасы ясалды.
-
Бию конкурсы 26.11.2015

25 ноябрь көнне авылыбыз мәдәният йортында бию конкурсының 1 нче туры булып узды. Конкурста Киров,Чуракай, Байсар, Аккүз, Яхшый, Сәфәр авыллары катнаштылар, шулай ук безнең мәктәп укучылары татар,башкорт биюләре һәм укытучылар коллективы "Шаян бию" белән чыгыш ясадылар .Әлеге турда үткән бию коллективлары район мәдәният йортында узачак гала концертта катнашачаклар.
-
Котлыйбыз! 26.11.2015

12 ноябрь көнне геология фәненнән үткән олимпиаданың муниципаль этабында 10 класс укучысы Хафизова Чулпан җиңүче, 9 класс укучысы Фардиев Шамиль призер булдылар (укытучылары Р.Ф. Хафизова). Уңышлары белән котлыйбыз укучыларыбызны!
-
Диагностик тест 26.11.2015

Бүген 4,6 нчы сыйныф укучылары инглиз теленнән,8 нче сыйныф укучылары француз теленнән диагностик тест эшлиләр. Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге тест, чит тел фәннәреннән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләячәк.
-
Олимпиадалар дәвам итә 25.11.2015

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Бүген укучыларыбыз математика фәненнән олимпиадада катнашалар, аларга уңышлар телибез!










