Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Без яшь, без сәләтле..." 14.03.2016

Республика күләмендә үткән "Без яшь, без сәләтле ..." интеллектуль олимпиадада 4 класс укучысы Хузина Азлилә һәм 5 класс укучысы Имамов Нияз призёр булдылар һәм диплом белән бүләклүнделәр, шулай ук балык катнашучыларда сертификат белән бүләкләнеп кайттылар.
-
Ата-аналар җыелышы 14.03.2016

12 март көнне 10-11 класс укучылары ата-аналары җыелышы булып үтте. Әлеге җыелышты барлык фән укытучылары да чыгыш ясап, укучыларыбызның БДИ нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
ЗАГС бүлегендә кунакта 11.03.2016

10 нчы март көнне 8,10 класс укучылары Актаныш районының ЗАГС бүлегендә кунакта булып кайттылар. Укучыларыбызны бүлек җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы каршы алды. Үзенең эш урыны белән таныштырды, ЗАГС та нинди таныклыклар саклануы турында сөйләде. Шулай ук укучыларыбыз белән "Гаилә " темасына әңгәмә уздырды.
-
Ягез әле кызлар! 09.03.2016

4 март көнне 8-11 класс кызлары арасында "Ягез әле кызлар" конкурсы үткәрелде. Конкурста "Умырзая" һәм "Дружба" командалары ярышты. Командалар һәр биремнедә тиешенчә башкарып чыктылар, командаларның җавапларын жюри бәяләп барды һәм нәтиҗә чыгарды. Шулай итеп " Умырзая" командасы 1 нче урынга, "Дуслык" кмандасы 2 нче урынга чыктылар һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
"Түбәләс" тавында 09.03.2016

5 март көнне укучыларыбыз авылыбызның "Түбәләс" тавына ял итәргә төштеләр. Тауда шуып, учак ягып, аш пешереп, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
" Әниләрне котлыйбыз!" 04.03.2016

Бүген 5 класс укучылары әниләргә ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрестән соң укучылар әниләр белән бергә чәй табынына утырдылар, бәйрәм белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткереп, буләкләр тапшырдылар.
-
7 класс укучылары да әниләрне котламыйча калмадылар 04.03.2016

Бүген 7 класс укучылары да әниләрне бәйрәм белән котламыйча калмадылар. Ачык дәрес күрсәтеп, бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттеләр.
-
"Әниләр һәм кызлар" 03.03.2016

Бүген 6 класс укучылары , әниләр белән бергә "Әниләр һәм кызлар" дип аталган, 8 март "Халыкара хатын-кызлар көне"нә багышланган кичә уздырдылар. Кичә төрле уеннарга, җыр, биюләргә үрелеп барды һәм өстәл артында чәй табыны белән дәвам итте.
-
Созвездие -Йолдызлык 03.03.2016

2 февраль көнне район мәдәният йортында "Йолдызлык-2016" конкурсының йомгаклау концерты булып узды. "Халык биюләре" номинациясендә-молдаван биюе, башкорт биюе."Эстрада биюләре" номинациясендә-"Уен"биюе. "Вокал-соло" номинациясендә-Салихова Гүзәл, "Вокаль ансамбль"номинациясендә-"Сандугач күгәрчен", "Ак каен"- III дәрәҗә лауреатлар булдылар. "Конферанс" номинациясендә-Ганиев Нурислам, Хузина Азилә; Сибгатуллин Искәндәр, Карамуллина Юлия. "Вокал-соло" номинациясендә-Салихов Рүзәл, "Хор" номиницияседә-"Әйлән-бәйлән". "Халык биюләре" номинациясендә-" Казак биюе","Болгар биюе"-II дәрәҗә лауреат булдылар. "Вокал-соло" номинациясендә Сагбетдинова Сусанна I дәрәҗә лауреат булды, һәм барлык лауреатларда диплом белән бүләкләнделәр. Шулардан нәтиҗә ясап безнең мәктәп 1 нче урынга чыкты һәм кубок белән бүләкләнде.
-
Литературно-музыкальный вечер 26.02.2016

Заключительным мероприятием недели русского языка и литературы, стал литературно-музыкальный вечер "Позвольте пригласить Вас... или Речевой этикет". Учащиеся 8-11 классов ознакомили с основными правилами этикета, разыгрывали сценки, показывали концертые номера. План недели выполнен, все мерприятия прошли на высоком методическом уровне.










