Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Укытучыларыбыз-ярышта
20.09.2016
Сәламәт-тәндә, сәламәт-акыл, ди татар халкы. Шул максаттан укытучыларыбыз районда уздырылган спартакиадада катнаштылар һәм уңышлары белән сөендерделәр. Кул көрәштерү ярышында Туктаров Б.Р.-4 урынны. йөгерү ярышында мәктәп директоры Вәлиева Г.С.- 1урынны, ату ярышында тарих укытучысы Магданова Г.Х. 1 урынга ия булдылар. Рәхмәт! Уңышларыгыз белән!
-
көзге уңыш 17.09.2016

Көннәр суытып, инде яңгырлары белән табигатьтә көз хакимлек итә . Агачлар сары, кызыл төс алдылар. Җылы якларга кыр казлары, торналар кузгалдылар.
Мәктәбебездә инде соңгы көзге уңышны җыеп урнаштыру оештырылды. Укучылар кишер, кызыл чөгендерләрне туклану өчен подвалга салдылар. 4-8 класс укучылар тарафыннан кара миләш җыелды.
-
Экстремизмга-юк! 13.09.2016

Республикакүләм оештырылган "Экстремизмга-Юк!" айлыгы дәвам итә. Мәктәбебездә план нигезендә эш алып барыла. ТИН фәне укытучысы Шәйхелмәрдәнов Ә.В. укучыларга үз-үзләрен саклау, саклану чараларын, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ассызыклап, лекция-дәрес оештырды.
Дәресләрдән соң мәктәптә гадәттән тыш хәлләр булдырмау максатыннан эвакуация тревогасы үткәрелде.
-
Бакчада эш 08.09.2016

Мәктәп бакчасында көзге урып-җыю, көзгә яшелчә, җиләк-җимешләрне кышка әзерләү эшләре әле дәвам итә. Шул максаттан мәктәп укучылары дә читтә калмадылар- кара миләш җыю, бәрәңге алу, түтәлләрне әзерләп кую, виктория араларын чистарту эшләрен башкардылар.
Укучылар дару үләннәрен инде җәйдән үк әзерләп, киптереп куйдылар. Шушы көннәрдә аларны да җыеп тапшыру күздә тотыла.
-
Укучылар җыелышы
06.09.2016
6 сентябрь көнне дирекция, класс җитәкчеләре тарафыннан мәктәпнең гомуми укучылар җыелышы үткәрелде. Мәктәп Уставы, укучылар өчен кагыйдәләр, алга куелган бурычлар, эш планнары белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җиһангирова Н.М. таныштырды. Яңа уку елына узидарә советы сайланды.
-
1 нче сентябрь-Белем көне 01.09.2016

1 сентябрь- Белем көнен барлык балалар да зарыгып көтеп алгандыр мөгаен. Менә ул көн килеп тә җитте. Кулларга чәчәк бәйләмнәре тотып, сумкалар асып, яңа , матур укучы формаларын киеп ашыкты ул көнне мәктәпкә балалар. Иң сөенгәне бигрәк тә 1 нче класска керүче укучылар булгандыр.
Мәктәпкә 1 класска 10 укучы кабул ителде. Класс җитәкчеләре Гиздуллина Алмира Фәвәдис кызы үз аналарыдай якын итеп, каршы алды ул көнне. Быелгы уку елында 100 укучы мәктәптә белем һәм тәрбия алачак. Бәйрәмне үз югарылыгында итеп, чыгарылыш- 11 класс укучылары оештырган иделәр. Мәктәп директоры Вәлиева Гөлназ Сәгыйтҗан кызы мәктәпнең уку елына көчле әзерлекле булып керүен ассызыклады. Укытучылар коллективына, иганәчеләргә, ата-аналарга рәхмәтләрен җиткерде., Җирлек башлыгы-Гафуров А.А., "Актаныш" агрофирмасының "Киров" бүлекчәсе җитәкчесе Гаянов И.Ф., район ветераннар советы рәисе-Нурлыев Н.Г., Актаныш АТХ җитәкчесе-Хафизов Н.В. укучыларга бүләкләр тапшырдылар, аларга җылы фикерләрен, изге теләкләрен әйттеләр .
-
"Урманай" лагеры 11.06.2016

1 июньнән мәктәбебездә мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагеры эшли башлады. "Урманай" ял һәм сәламәтләндерү лагерында 35 бала ял итә.
-
Куңелле ял итәбез! 11.06.2016

Лагерьда йорүче балалар бик күңелле ял итәләр. Балалар белән төрле кичәләр,"Кызлар көне", "Егетләр көне" , "Көлке көне", экскурсиягә чыгу уздырылды.
-
Сабантуй - 2016 06.06.2016

4 июнь авылыбызда татар халык бәйрәмнәренең берсе Сабантуй үткәрелде. Әлеге бәйрәм укучыларыбыз чыгышы белән башланып китте.
-
1 июнь-балаларны яклау көне! 01.06.2016

1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан Казан шәһәрендә оештырылган "Без бергә" дип аталган балалар фестивалендә укучыларыбыз татар һәм казак биюләре белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар.










