Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Туган тел! 17.02.2021

21 февраль- Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Шул уңайдан 16 февраль көнне мәктәбебездә ачык класс сәгате узды һәм тәнәфесләрдә татар халкының җырлы-биюле уеннары уйналды.
-
"Ел класс җитәкчесе-2021" бәйгесендә 17.02.2021

16 февраль көнне Актаныш икенче санлы урта мәктәбендә класс җитәкчеләренең "Ел класс җитәкчесе" бәйгесе уздырылды. Безнең мәктәбебездән башлангыч класс укытучысы Шәйхелмәрдәнова Нурания Әбудәр кызы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Волейбол ярышында 17.02.2021

17 февраль көнне кызлар һәм егетләр арасында районыбызда волейбол ярышы узды. Кызларыбыз да, егетләребез дә 2 урынга ия булдылар. Җитәкчеләре-Марданов Марат абыйны, укучыларны котлыйбыз!
-
Призерларыбыз! 15.02.2021

Рус теле фәненнән Республика олипиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Укучыларыбыз - Ибраһимова Инзилә, Имамов Ниязлар -призер булдылар. Укытучылары- Галиева Р.Ә., Мирзаһитова Р.Т. Котлыйбыз!
-
Гала концертта 14.02.2021

14 февраль көнне районыбызда "Йолдызлык" бәйгесенең йомгаклау этабы уздырылды. Барлык нәтиҗәләр буенча мәктәбебез 2 урынга ия булды.
-
"Татарча диктант" 13.02.2021

Телләр елы уңаеннан мәктәбебез укучылары 13 февраль көнне "Татарча диктант"яздылар.
-
Шәфкатьлелек атнасы 12.02.2021

Февраль ае- Хәрби -патриотик айлык. Шул уңайдан укучыларыбыз һәйкәлне кардан чистартып, тәртипләп куйдылар.
-
Телләр елы 12.02.2021

Туган тел көне уңаеннан мәктәбебез укучылары шигырь, мәкаль, кроссвордлар, ребуслар кулланып газеталар чыгардылар.
-
Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 11.02.2021

Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә атна саен чаралар узып тора. Бу атнада 8 класс укучылары катнашында Сибгать Хәкимнең 110 еллыгы билгеләр үтелде. Әдипнең "Юксыну", "Башка бер ни дә кирәкми" шигырьләреннән җырлар тыңланды. Презентация күрсәтелде. Шигырьләре яттан сөйләнде.
-
"Йолдызлык"ның сайлап алу туры 09.02.2021

Бу көннәрдә районыбызда балалар бакчасы, мәктәп укучыларының "Йолдызлык"бәйгесенең сайлап алу туры узды. Ике көн буена укучыларыбыз район сәхнәсендә чыгыш ясадылар.










