Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
"School performance" 06.04.2024

4 нче апрель көнне "Балалар иҗат үзәге" базасында инглиз телендә "School performance" мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәптән 4 класс укучылары "Кызыл калфак" әкиятен сәхнәләштереп 3 урынга ия булдылар.Укытучылары - Гарифуллина Э.Ф.
-
"ЭкоЯз" 05.04.2024

ЭкоЯз бәйгесе кысаларында бакчабызда эшчәнлекләр дәвам итә. Бүген бакчаюызда кул эшләре буенча белем бирү эшчәнлеге узды. Һәрбер бала үзенең хыялында йорткән "Нәни кош оясын" ясады.Максатыбыз: кошларга мәрхәмәт күрсәтү, игелекле гамәлләр кылу.
-
Безгә тынычлык кирәк! 04.04.2024

Бакчабызда балаларга, террорга какршы эшчәнлек кысаларында, аңлатулар узды.
-
Кошлар көне 04.04.2024

Мәктәп күләмендә кошлар көне уңаеннан укучылар сыерчык оялары ясап алып килделәр. Без бу ояларны урман ягына урнаштырабыз.
-
Онлайн уку 03.04.2024

Буген 5-11 класс укучылары Аграр университет белән онлайн -укуда катнаштылар.
-
Проект эшләре 03.04.2024

Мәктәптә ел саен 2 нче класстан башлап һәр укучы үзенең проект эшен яклый. Жюри тарафыннан иң-иңнәре ачыкланып, уку азагында алар бүләкләнәләр. Бүген 6 класс укучылары проект эшләрен якладылар.
-
Кошлар көне 01.04.2024

1 апрель -кошлар көне. Бакчабызда балалар белән кошлар көнен билгеләп үттек. Балалар кош оялары,кош рәсемнәре ясап алып килделәр.
-
Галимнәр белән очрашу 21.03.2024

20 март көнне Казан дәүләт аграр университеты галимнәре, аспирант - студентларыннан торган 8 кешелек делегация мәктәп укучылары белән очрашты. 7 класс укучылары үсемлек физиологиясе ,8 класс ландшафтлы дизайн, 9 класс экономика,10-11 класс укучылары өчен агрономиядән практик дәресләр узды. Укучыларга дәресләр бик кызыклы булды. Аларны алдагы елларда да көтеп калабыз.
-
Кышкы спорт сезонын ябу 21.03.2024

Кичә чаңгы сөюче укучыларыбыз "Бүләк" базасында чаңгыда узышып кышкы спорт сезонын ябуда катнаштылар.
-
"Туган якка сакчыл караш" 20.03.2024

Районда үткәрелгән "Туган якка сакчыл караш" проект бәйгесендә 3 класс укучысы Камалова Нурия үзенең проект эшен тәгъдим итеп уңышлы чыгыш ясап кайтты. Укытучысы -Шайгарданова Зилә Әхмәтсәхыйп кызы. Киләчәктә дә аларга яңадан -яңа уңышлар теләп калабыз










