Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Очрашу 12.02.2024

Авылыбыз егете - Мәгъдәнуров Булат армия сафларыннан берничә көнгә ялга кайтты. "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары солдат белән очрашып, хәлләрен белешеп кайттылар. Булатның исән - имин генә туган якларына әйләнеп кайтуын теләп калабыз!
-
"Ел сыйныф җитәкчесе -2024" 10.02.2024

2024 нче елның 8 нче февраль көнне Актаныш "Балалар иҗат үзәге" базасында уздырылган "Ел сыйныф җитәкчесе - 2024" бәйгесенең муниципаль этабында 6 нчы сыйныф җитәкчесе Мәгъгдәнурова Голнара Хәбир кызы уңышлы чыгыш ясады. Ул үзенең видео - визиткасын һәм ата-аналар өчен квест- уен күрсәтте.
-
"Төз мәргән" ярышы 10.02.2024

Мәктәптә хәрби-патриотик айлыгына старт бирелде. Шул уңайдан 5-11 класслар арасында "Төз мәргән" ярышлары башланды. Ярышларда кызлар да актив катнашалар.
-
"Одна страна -одна команда" 08.02.2024

Учащиеся МБОУ "Кировская СОШ" принимали участие в акции "Одна страна - одна команда"
-
Котлыйбыз!!! 04.02.2024

Татар теле фәне буенча республика олимпиадасында 5 класс укучылары - Исламова Әминә һәм Ибрагимова Азалия призер булдылар. Укытучылары - Рашитова Илүсә Сәлимҗан кызы.Сезне чын куңелдән җиңүләрегез белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
"Йолдызлык -2024" 01.02.2024

Бүген авылыбыз мәдәният йортында "Йолдызлык-2024" бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды. Нәниләребезгә уңышлар телибез!
-
СВОдагы егетләргә гуманитар ярдәм 27.01.2024

Мәктәбебез СВОдагы егетләребезгә ярдәм итүләрен дәвам итә. Бу атнада чираттагы гуманитар ярдәм өчен ата - аналар,укучылар, укытучылар тарафыннан медикаментлар, кирәк- яраклар җыелды. Ярдәм итүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Илләребез тыныч булып, СВОдагы егетләребезнең исән имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
-
Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу 27.01.2024

Кичә мәктәптә Актаныш технология техникум вәкилләре белән кызыклы очрашу булды. Алар укучыларны техникумда үзләштерелә торган белгечлекләр белән таныштырдылар. Технологик техникумның базасы көчле, кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын уку йортына чакырып калдылар.
-
"Без көтәбез Сезне!" 27.01.2024

Коллективыбыз белән СВО дагы егетләргә ярдәм акциясенә һәрдаим кушылып үзебезнең өлешне кертәбез. Бу юлы да читтә калмадык. Безгә кушылган нәниләребезнең күңел җылысын кушып ясаган рәсемнәре дә сугыш кырларына юл алыр. Бары тик егетләреебез, абыйларыбыз гына исән-сау булсыннар иде.
-
Студентлар белән очрашу 27.01.2024

Кичә мәдәният йортында Студентлар белән очрашу кичәсе узды. Бик эчтәлекле, файдалы, кирәкле очрашу булды. Студентлар бик мәгънәле фикерләрен җиткерделәр. Укучыларга киңәшләрен, укытучыларга рәхмәтләрен әйттеләр.










