Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Математик карусель 18.12.2014

Бүген 5 - 6 класстан 3 укучы "Математик карусель" ярышына киттеләр. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
"Математик КВН" 18.12.2014

18 нче декабрь көнне башлангыч класс укучылары арасында "Математик КВН" булып узды. Бу бәйгедә укучылар кызыклы мәсьәләләр, ребуслар, логик фикерләүгә биремнәр чиштеләр. Иң зирәк һәм тапкыр укучылар билгеләнде. Алар: Сибгатуллина З. (1 кл), Гизетдинов А. (2 кл), Ганиев Н. (3 кл), Имамов Н. (4 кл).
Афәрин!
-
"Иң матур язучы" конкурсы нәтиҗәләре 17.12.2014

16 нчы декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Иң матур язучы" конкурсы үткәрелде. Төп максат: каллиграфик дөрес һәм матур язу. Һәр класстан җиңүче укучылар билгеләнде. Алар: Самигуллина И (1 кл), Ибрагимова И. (2 кл), Галимарданова З.(2 кл), Рашитов Б. (4 кл). Бу укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Татар теленнән олимпиада 17.12.2014

16 нчы декабрь көнне районда татар теленнән олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиадада безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Рашитов И. К. призёр булды. Укытучысы Рашитова И. Аларны уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Кар сыннары ясау 17.12.2014

Бүген 5 - 11 нче класс укучылары авыл мәдәният йорты каршында кар сыннары ясадылар.
-
"Матур язу" конкурсы 16.12.2014

Бүген башлангыч класслар атналыгы уңаеннан 1 - 4 класслар арасында "Матур язу" конкурсы үткәрелде.
-
Технологиядән олимпиада 16.12.2014

11, 12 декабрь - кызлар, 11, 15 декабрь - егетләрнең районда технологиядән олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиадада безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. 8 класс укучылары: Рашитов И.К. (Укытучысы Шайхулмарданов Ә. В), Ганиева Р. Р(Укытучысы Хафизова Р. Ф) призёр булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Физикадан олимпиада 15.12.2014

13 нче декабрь көнне районда физикадан олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиадада безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Сибгатуллин И. И. 4 нче урынга лаек булды. Укытучысы Хафизова Р. Ф.
-
Башлангыч класслар атналыгы 15.12.2014

15. 12. 2014 - 20.12.2014 кадәр мәктәбебездә "Башлангыч класслар атналыгы" дип игълан ителде. Бүген атналыкны ачу тантанасы булды һәм план белән таныштырылды.
-
Экскурсия 13.12.2014

11 нче декабрь көнне 8 нче класс укучылары (Кл. җитәкчесе Рашитова И. С) Әнәк авылында урнашкан МЧСка экскурсиягә бардылар. Аларны авылдашыбыз Талипов Радик һәм анда эшләүчеләр бик җылы каршыладылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар. Теләгән укучыларга 9 нчы класстан соң Тәтештә 3 ел 10 ай укып МЧС хезмәткәре булырга мөмкинленен әйттеләр. Укучылар бик канәгать калдылар.










