Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Ризаэддин Фәхреддин укулары 02.02.2015

Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясендә XII Республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелә. Татар теле һәм әдәбият укытучысы Рәшитова И. С. фәнни - эзләнү эше белән 4 нче февральдә үткәреләчәк конференциягә чакырылды. Уңышлар теләп калабыз!
-
Сочинение конкурсы 30.01.2015

30 гыйнвар көнне 3 нче класс укучысы Ганиев Нурислам, 4 нче класс укучысы Сибгатуллин Азамат сочинение конкурсының зона ярышында җиңеп, район этабына киттеләр. (Укытучылары: Гиздуллина А. Ф., Самигуллина Ф. И.) Аларга уңышлар телибез!
-
"Созвездие - Йолдызлык - 2015" 30.01.2015

Мәктәбебездә "Созвездие - Йолдызлык 2015" конкурсына әзерлек эшләре бара.
-
Сәнгатьле сөйләү конкурсы 30.01.2015

29 гыйнвар көнне мәктәптә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 1 - 4 класслар арасында шигырь, 5 - 7 класслар арасында проза әсәрләрен сәнгатьле сөйләү конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста авыл китапханәчесе Сибгатуллина Э. Ф. катнашты. Уңышлы чыгыш ясаучылар: Хузина Азилә (3 кл), Галимарданова Зилә (3 кл), Имамов Нияз (4 кл), Сибгатуллина Алисә (7 кл), Карамуллина Юлия (7 кл)
-
Хоккей ярышы 29.01.2015

29 нчы гыйнвар көнне Кировта хоккей буенча Актаныш кадет интернат һәм Киров мәктәбе командалары көч сынашты. 2 : 1 исәбе белән Киров мәктәбе командасы беренчелеккә чыкты. Афәрин, егетләр!
-
Сочинение конкурсы 27.01.2015

27 нче гыйнварь көнне Киров урта мәктәбе базасында Киров, Яхшый, Сәфәр мәктәпләренең 3, 4 класс укучылары арасында сочинение конкурсы булып узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
3 нче класслар арасында: 1 урын - Ганиев Нурислам, Киров урта мәктәбе, укытучысы: Гиздуллина А. Ф.
2 урын - Марданова Элина, Сәфәр урта мәктәбе, укытучы Фазлыева Г. И.
4 нче класслар арасында: 1 урын - Сибгатуллин Азамат, Киров урта мәктәбе, укытучы Самигуллина Ф. И.
Багаветдинова Камилә, Яхшый мәктәбе, укытучы Шайхуллина С. Р.
2 урын - Альмакаева Л, Сәфәр урта мәктәбе, укытучы Мирзагитова Ф. Р.
-
Класс җитәкчесе - 2015 23.01.2015

-
Ата - аналар җыелышы 23.01.2015

22 нче январь көнне 9 класс укучыларының ата - аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышны мәктәп директоры Валиева Г. С. башлап җибәрде. Соңыннан математика, татар теле, рус теленнән фән укытучылары ОГЭ нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
Дети рисуют Победу! 22.01.2015

"Дети рисуют Победу!" конкурсының мәктәп турында җиңү яулаган укучылар Бәхтиева Голшат - 4 кл, Рашитов Булат - 4 кл, Имамов Нияз - 4 кл эшләре район этабына җибәрелде. Укытучылары: Самигуллина Ф. И.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 21.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп музеенда авылыбызның бүгенге көндә исән булган ветераны Бахтиев Флюн абыйга багышлап почмак эшләнде.










