Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
"Ел укучысы -2015" бәйгесе 30.05.2015

30 нчы май көнне Киров урта мәктәбендә “Ел укучысы – 2015” бәйгесе булып узды. Анда 1-10 нчы класслардан 10 укучы катнашты. Алар “Сәламләү”, “Без сәләтле”, “Интелекттуаллар” бәйгеләрендә көч сынаштылар. “Ел укучысы – 2015” бәйгесе җиңүчесе - 7 класс укучысы Карамуллина Юлия. “Иң сөйкемле” номинациясендә җиңүче 10 класс укучысы Бикемова Гөлдания, “Иң эзләнүчән” номинациясендә - 9 класс укучысы Хафизова Чулпан, “Иң эш сөючән” номинациясендә - 8 класс укучысы Ганиева Рәйхан, “Иң зирәк” номинациясендә - 6 класс укучысы Амирова Ильвина, “Иң актив” номинациясендә - 5 класс укучысы Хәкимов Булат, “Иң сәләтле” номинациясендә - 4 класс укучысы Имамов Нияз, “Иң тырыш” номинациясендә - 3 класс укучысы Галимарданова Зилә, “Иң җитез” номинациясендә - 2 класс укучысы Хәкимова Гүзәл, “Иң кыю” номинациясендә - 1 класс укучысы Сибгатуллина Зәлия җиңү яулады.
-
Хәрби җыенны йомгаклау 29.05.2015

Бүген Киров урта мәктәбе территориясендә уздырылган хәрби җыенны йомгаклау булды. 4 мәктәптән килгән 12 егет үзара көч сынаштылар.
-
Хәрби җыенның 4 көне 28.05.2015

Егетләрнең көч сынашулары дәвам итә, алар кызыксынып, АК- 74 автоматын өйрәнделәр. Ярышларда бик теләп катнашалар.
-
5 көнлек хәрби җыенның 3 көне 27.05.2015

3 нче көндә укучыларның физик әзерлеген, 100 метрга йөгерү, каршылыклар полосасы, турникта тартылу буенча ярышларда тикшерделәр. Полиция хезмәткәре Ямалетдинов Л.Ф. егетләрне боевой автоматның төзелеше, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучылар үзләрен сынатмыйлар. Афәрин!
-
5 көнлек хәрби җыенның 2 көне 26.05.2015

5 көнлек хәрби җыенның икенче көнендә укучыларның физик әзерлеген, 3 километрга йөгерү, гранатаны ераклыкка ату, РХБЗ һәм караул тору хезмәте белән тикшерелә. Укучылар үзләрен сынатмыйлар. Афәрин!
-
“Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге” 26.05.2015

“Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге” бәйгесендә җиңүче укучылар 26 нчы май көнне Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына бардылар. Анда Киров урта мәктәбеннән Рәшитова Айзилә Ринас кызы да катнашты.
Галиәскәр Камал исемндәге Татар дәүләт Акадеамия театрында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” музыкаль әкиятен карап, истәлеккә китаплар алып кайтты.
-
Энергетиклар белән очрашу 25.05.2015

Түбән Кама шәһәреннән, Актаныш районы электр челтәре организациясеннән килгән кунаклар 1-4 класс укучыларына төрле викториналар үткәрделәр. Хамбалова Л.А., Даутов Р.Т., Зарипов И.М., Акрамов А һәм Першин О. уздырган табышмаклар ярышы да укучыларда кызыксыну уятты. Укучыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр.
-
5 көнлек хәрби җыен 25.05.2015

Бүген Киров урта мәктәбе территориясендә 5 көнлек хәрби җыены башланды. Киров, Байсар, Пучы, Сәфәр мәктәпләреннән килгән 10 класс егетләре үзләренең хәрби әзерлекләрен күрсәтә. Егетләргә уңышлар телибез.
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2015

Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. 11 класс укучыларын бу бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Укучыларыбызга югары уку йортларында белем алуларын телибез. Бу көн 4 класс укучылары өчен дә моңсу бәйрәм булып тора. Алар да 4 ел укыган классларыннан аерылып 5 класска югары баскычларга атлыйлар. 9 класс укучыларының да күбесе махсус урта белем бирү йортларында белем алачак.
-
Наил Хаков призына татар-башкорт көрәше 21.05.2015

20 май көнне Иман спорт сараенда Наил Хаков призына татар-башкорт көрәше узды. 6 класс укучысы Бакаян Титал 2 урынны яулады, 3 класс укучысы Гардиев Айназ һәм 6 класс укучысы Сираев Рүзилләр 4 урынны яуладылар. Киров мәктәбе гомуми 4 урында.










