Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Математикадан районкүләм имтихан биреп караулар үтә
01.11.2016
01- 02 ноябрь көннәрендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән, 11 нче сыйныф укучылары өчен математикадан районкүләм имтихан биреп караулар үтә.
-
“Шома бас” смотр конкурсы
01.11.2016
1нче ноябрь көнне район мәдәният сараенда хореография һәм фольклор коллективларның татар халык биюе һәм этнографик бию буенча республика “Шома бас” смотр конкурсының зона туры узды. Анда гимназиянең “Хәзинә”бию ансамбле –I урынны яулады. Республика турында уңышлар теләп калабыз!
-
“Шома бас”бәйгесе 01.11.2016

1 ноябрь көнне республикакүләм “Шома бас”бәйгесенең район туры этабында “Хәзинә” бию ансамбле, “Ялгыз бию” номинациясенедә 10а сыйныф укучысы Энҗе Әһлетдинова уңышлы чыгыш ясадылар. (Җитәкчесе:А.И.Локманова)
-
29 октябрь көнне өр-яңа интернат бинасы тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты 29.10.2016
29 октябрь көнне өр-яңа интернат бинасы тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты. Һәр җиргә татар рухы сеңгән уку йортында көтеп алынган әлеге шатлыклы вакыйга чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Гимназиялеләрнең зур сөенечен ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов, әлеге уңайдан районыбызга килгән дәрәҗәле, кадерле кунаклар да уртаклашты. -
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия территориясендә интернат бинасы 29.10.2016
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия территориясендә интернат бинасы тантаналы шартларда ачылганнан соң ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов яңа бина белән танышып чыкты. Энгел Нәвап улына шулай ук гимназия-интернатның эшчәнлеге, аның уңышлары да тәкъдим ителде. -
“ Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” үзенең тәүге – 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 29.10.2016
2005 елда Актанышта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган яңа мәктәп ачыла. Бераздан ул гимназия итеп үзгәртелә. Ә 2011 елда аңа сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат статусы бирелә. Милләт киләчәге булырдай сәләтле балаларны туплаган уку йорты – Татарстанда беренче карлыгач ул. -
Гимназия-интернатта математика атналыгы кысаларында төрле бәйге – чаралар уздырылды
17.10.2016
Гимназия-интернатта математика атналыгы кысаларында төрле бәйге – чаралар уздырылды: “Кул эшләре” бәйгесендә 6а сыйныф укучылары Лиана Мөхәмәтдинова, Нәфисә Вәлиева, Гүзәл Ваншина, 10б сыйныф укучысы Энҗе Фарсыева, 7б сыйныф укучысы Ализә Латыповалар җиңүче итеп билгеләнделәр. “Иң яхшы дәфтәр” бәйгесендә 5нче сыйныф укучысы Амалия Татыева, 6а сыйныф укучылары Лиана Мөхәмәтдинова, Адилә Усманова, 9б сыйныф укучысы Илина Дәүләтова, 9а сыйныф укучысы Элвина Габдрахманова, 8б сыйныф укучысы Ринат Вахитовлар билгеләнде. “Математик карусель» бәйгесендә 1 нче урында 6б сыйныф укучылар командасы: Айгиз Газетдинов, Риназ Ашуров, Сәйдәш Исхаков; 2-3 нче урыннарны 6а, 6б сыйныф укучылар командасы бүлеште.
“Математик кафе” бәйгесендә 7б сыйныф укучылары: Әмир Хәйбиев, Әдилә Хуҗина, Сөмбел Гарипова, Булат Вәҗетдиновлар 1 нче урынны яуладылар; 2 нче урында 8б сыйныф укучылары: Сөмбел Хөҗҗәтова, Элвина Галләмова, Ринас Салихов, Ринат Вахитовлар командасы, 3 нче урында 7а һәм 8а сыйныф укучылары: Альбина Вәлиева, Алмаз Галиев, Ләйсән Салахова, Гадел Имамов, Богдан Татыев, Илнур Шакиров, Айзирәк Әмирова, Рәмзия Гыйльмановалар командасы.
-
14 нче октябрь көнне гимназия – интернатта 9 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә” бәйрәме узды. 14.10.2016

14 нче октябрь көнне гимназия – интернатта 9 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә” бәйрәме узды. Бәйрәмнең Патшабикәсе – 10а сыйныф укучысы Адилә Саматова, ә Патшасы - 10а сыйныф укучысы Илназ Солтановлар билгеләнде. Кичәне 10а сыйныф укучылары алып барды.
-
Гимназия президентына кандидатлар 13.10.2016

12 нче октябрь көнне гимназия президентына кандидатлар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. 8,9,10 нчы сыйныф укучыларыннан кандидатлар: Татыев Богдан, Исаева Элза, Газизова Сөмбел, Самигулова Элвина, Миргаязова Резедалар үзләренең фикерләрен укучыларга җиткерделәр. Озакламый сайлаулар көтелә.
-
,,Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясе 13.10.2016

Мәктәп китапханәләре фонды тулыландыру максатыннан Татарстанда 2016 нчы елда 22 июленнән 21нче октябренә хәтле ,,Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясе игълан ителде. Бу акциягә безнең гимназия укытучылары һәм укучылары да бик теләп кушылдылар.
















