Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш дәүләт советы депутаты Рафил Габтрафик улы Нугуманов гимназиябезнең мәртәбәле кунагы булды. 21.02.2017

Гимназиядә Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш дәүләт советы депутаты Рафил Габтрафик улы Нугуманов гимназиябезнең мәртәбәле кунагы булып, укучыларга үз фикерләрен җиткерде, хокук бозулар турында әңгәмә үткәрде.
-
Халыкара Туган тел көне тематик класс сәгате үткәрде 21.02.2017

Халык ара Туган тел көне уңаеннан 6 а сыйныф җитәкчесе Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова тематик класс сәгате үткәрде.
-
Актанышта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы үтте. 18.02.2017

Шул ук көнне ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән берлектә гуманитар-гимназиядә булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Рус теле буенча Республика олимпиадасының призерлары билгеле булды. 18.02.2017

7 нче сыйныф укучысы Альбина Вәлиева, 10 нчы сыйныф укучылары Резеда Миргаязова, Динара Хуҗиева (укытучылары Ирина Альбин кызы Нурыева), 8 нче сыйныф укучысы Алсу Шайхразыева (укытучысы Гөлнар Дилфас кызы Саматова), 11 нче сыйныф укучысы Альмира Вафина (укытучысы Энҗе Фирдәвес кызы Шагзамова). Котлыйбыз!
-
Рус теле буенча районкүләм диктант конкурсы 18.02.2017

Рус теле буенча районкүләм диктант конкурсында безнең уңышлар: 5 нче сыйныф укучысы Татыева А. - җиңүче, 6 нчы а сыйныф укучысы Вәлиева Н., 6 нчы б сыйныф укучысы Салихов Т. – призёрлар. Котлыйбыз!
-
Рус әдәбияты буенча Республика олимпиадасы 18.02.2017

Рус әдәбияты буенча Республика олимпиадасының призерлары билгеле булды. 8 нче б сыйныф укучысы Хөҗҗәтова С. (укытучысы Гөлнар Дилфас кызы Саматова), 9 нчы а сыйныф укучысы Ахматхузина А. (укытучысы Энҗе Фирдәвес кызы Шагзамова), 10 нчы а сыйныф укучысы Саматова Ә. (укытучысы Ирина Альбин кызы Нурыева) үз яшьтәшләре арасында призёр булдылар. Котлыйбыз!
-
Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы.
15.02.2017
15 февраль көнне гимназиядә 9-11 сыныф укучылары гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында Актаныш муниципаль районы хәрби комиссары Әхмәтҗанов Ленар Самигулла улы белән очрашты.
-
“Бүләк” чаңгы трассасында мәктәп ара чангы ярышы 15.02.2017

15 нче февраль көнне “Бүләк” чаңгы трассасында мәктәп ара чангы ярышы булып үтте. 5- 11 нче сыйныф укучылары, барлык укытучылар, тәрбиячеләр дә чангы шуды. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны Гарипов Б., Валиева Н., 2 нче урынны Фәйрушин Р., Галиева З., 3 нче урынны Рашитов Б., Усманова Ә. яуладылар.
7-8 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Хурматуллин Т., Султанова Л., 2 нче урынны Шарипянова Я., Вахитов Р., 3 нче урынны Рафиков Р., Гильманова Р. яуладылар.
9-11 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Фахерлегаянов Р., Габрахманова М., 2 нче урынны Сарваров Ә., Исламова Р., 3 нче урынны Гарипов Б., Аглямова А. яуладылар.
-
“Изге Вәли”бәйрәме гимназия укучылары тарафыннан билгеләп үтелде. 14.02.2017

14 февраль көнне “Изге Вәли”бәйрәме гимназия укучылары тарафыннан билгеләп үтелде. Укучылар үз куллары белән махсус открыткалар эшләделәр, узидарә комитеты укучыларны кәнфитләр белән сыйлау оештырды. “Бүләк” интернат өлешендә тәрбичеләр тарафыннан 7-8 сыйныф укучылары өчен уен - көлкеле тамаша уздырылды. Бәйрәм якты истәлекләр белән күңелләрдә уелып калды.
-
МИЛЛӘТЕБЕЗ САКЧЫЛАРЫ 13.02.2017

Февраль аенда республикакүләм татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән фән олимпиадасында районыбыз укучылары 12 урын яуладылар. Шуларның 10сы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары уңышлары. Алар: татар әдәбиятыннан VIII класс укучысы Галләмова Эльвина – җиңүче, IX класс - Рәшитова Алсу, Газизова Сөмбел, X класс – Әһлетдинова Энҗе, Саматова Адилә, XI класс – Сәлахова Айсинә, Сафина Айзәрә, татар теленнән IX класс – Исламова Алия, XI класс – Ваншина Алия, Вилданова Әдилә – призерлар (Укытучылары Л.Г.Әминова, Л.Ф.Әһлетдинова). Кызларга, аларның остазларына киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
















