Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Рус теле атналыгы 19.03.2021

15 марттан гимназиядә гөрләп рус теле атналыгы үтте.
Рус теле укытучылары төрле чаралар үткәрделәр: нәфис сүз осталарының “Живая классика”, рәссамчылар өчен “Фразеологизмнар – рәсемнәрдә”, “Лингвистик брейн-ринг”, иң грамоталы укучыны ачыкладылар.
Барлык чараларда да укучылар актив катнашты. Бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнде.
-
"Минем тарихым-минем Татарстаным” 15.03.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район күләмендә үзәк китапханә уздырган ,,Минем тарихым-минем Татарстаным” әдәби викторинада актив катнашкан өчен гимназиябезнең педагог-китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы һәм кече тәрбияче Шакурова Гөлшат Рифкат кызы рәхмәт хатлары һәм ,,Бердәм Россия”нең Актаныш бүлекчәсенең истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр.
-
Әти, әни һәм мин… 15.03.2021

Без һәрвакыт мәктәптә әти-әниләрне күрүебезгә бик шат. 13нче март көнне дә бездә зур бәйрәм булды - 9 сыйныф укучылары әти-әниләре өчен “Гаилә көне” оештырдылар. Бәйрәмдә гимназистлар әти-әниләргә җырлар да, биюләр дә бүләк иттеләр, кызыклы уеннар да уйнадылар. Афәрин, укучылар!
-
Гаилә көне 15.03.2021

13нче март көнне 8б сыйныф укучылары “Гаилә көнен” үткәрделәр. Бу көнне иң җитез әти-әниләр гимназия спорт залында җыелган иде. Укучылар әти-әниләр белән бергә тизлеккә дә ярыштылар, аркан тартып көч тә сынаштылар.
-
Чаңгы ярышы 15.03.2021

Узган атнада Нөркә урманында мәктәпкүләм чаңгы ярышы узды. Биредә 5-6, 7-8, 9-10 сыйныф укучылары катанашты.
-
Башваткыч 13.03.2021

“Туган тел һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан җомга киче чарасында гимназистлар Башваткыч уенын уйнадылар. Биредә 3 команда катнашты, укучыларга төрле сорауларга җавап биреп кросвордны чишеп чыгарга кирәк иде.
-
Гимназия гүзәле 2021 12.03.2021

12 март көнне гимназиябез тагын да ямьләнде, тагын да гүзәлләнеп китте. Чөнки бу көнне мәктәбебездә зур бәйрәм - Гимназия гүзәле 2021 бәйгесе булды. Әлеге бәйгедә 5-10 нчы сыйныфта укучы кызларыбыз көч сынаштылар.
-
Әти-әниләр бездә кунакта 10.03.2021

Бу атна гимназиядә чараларга бик бай атна булды. Бүген 6 сыйныф укучылар әти-әниләре белән бергә “Гаилә көне” бәйрәмен оештырдалар. Әти-әниләр белән очрашулар мәктәбебездә һәрдаим булып тора. 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен дә без алар белән бергә билгеләп үтәргә булдык.
-
Гаилә көне 10.03.2021

10 март көнне 10 сыйныф укучылары әти-әниләрен гимназиягә кунакка чакырдылар. Бу елны гимназистлар 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен берләшетереп Гаилә көне итеп билгеләп үтәләр.
-
“Созвездие - Йолдызлык 2021” 09.03.2021

7 нче март көнне Актанышыбызда “Созвездие- Йолдызлык 2021” бәйгесенең зона этабы узды. Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск, Әгерҗе районыннан килгән биючеләр һәм җырчылар чыгыш ясадылар.
















