Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
"Мин матурлык эзлим" 26.10.2021

Татарстан һәм Башкортостан республикалары буйлап "Мин матурлык эзлим" дип аталган марафон сәяхәтчеләре Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәле янында тукталды. Автомарафонны оештыручы - "Китап" милли радиосы @kitap_fm. "Китап"лы бәйрәмдә гимназия укучылары да катнашты. Алар күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләде.
-
Дәрдемәндкә багышланган күргәзмә 22.10.2021

Гимназиянең 6 нчы класс укучылары Казан шәһәрендә, Татар китабы йортында оештырылган Дәрдемәндкә багышланган күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясап кайттылар. Бәйрәмдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Әлфәт Закирҗанов белән Зөфәр Рәмиев, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Тукай бүләге иясе, язучы, тәрҗемәче, Дәрдемәндне өйрәнүче Лирон Хәмидуллин, Тинчурин театры оркестрының баш дирижеры, халыкара бәйгеләр җиңүчесе Ильяс Камал, рәссам, Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.
-
Мин - гимназист! 15.10.2021

октябрь 2021 нче ел.
Әлеге көн 5 нче сыйныф укучылары хәтерендә иң якты, иң күңелле, горурлык белән искә алырлык хәтирә булып сакланыр. Бүген алар тантаналы шартларда гимназистлыкка кабул ителделәр. Бер-берсенә ышанычлы дус, гомерлек терәк булырга, милләтенең тарихын белергә һәм аңа хезмәт итәргә, әхлак нормаларын сакларга, үзләрен сүздә түгел, эштә күрсәтергә, гимназист исеме белән горурланырга, гимназия данын якларга, уңышларын арттырырга сүз бирделәр. -
Гимназиядә сәламәтлек көне 14.10.2021

Гимназиядә сәламәтлек көне. СӘЛАМӘТЛЕК - кешенең иң зур байлыгы. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә, әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала, тормыштан ямь таба, шаяра, хыяллана. "Адымнар-Актаныш" гимназиясе укучылары бүген сәламәт булуга таба алга бер адым ясадылар.
-
"Старт"та мастер-класс 12.10.2021

12 нче октябрь көнне Казан Федераль Университеты базасында "Старт" дип аталган педагогик мәктәптә гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы катнашты. Бирегә республиканың иң көчле укытучылары жыелган иде. Чулпан Рәмзил кызы студентлар һәм университет мөгаллимнәре өчен мастер-класс үткәрде, методик остаханә эшчәнлеген оештырды
-
Укытучылар көненә күргәзмә 07.10.2021

"Боекмас өчен күңелләр, кимсенмәс өчен йөрәк – Сез кирәк, укытучылар, безгә һәрчак Сез кирәк!"
Укучыларыбызның укытучылар көненә ясаган рәсемнәреннән күргәзмә. -
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" 06.10.2021

Егетләр интернатында кичке чара "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены узды. Оештыручы Салахова Гөлназ Анфас кызы укучыларда үз белемнәрен өзлексез камилләштерүгә омтылыш тәрбияләү өстендә даими эшләүче тәрбиячеләребезнең берсе
-
Әхлак дәресләре 06.10.2021

"Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр".
Интернатта кызлар белән әхлак дәресләре. Дәресләрне Усманова Тәхия Әхтәм кызы алып бара. -
Өлкәннәр ункөнлеге 05.10.2021

Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Декада кысаларында укучылар әби-бабайларга ярдәм итәләр. Аларга карата хөрмәт, яратуларын белдерәләр
-
"Татарстан кроссы - 2021" 02.10.2021

"Татарстан кроссы - 2021"
???? Хафизова Зилә, Илдарханов Динар - 1 урын.
????Гилфанов Камил - 2 урын.
????Харрасов Ильмар, Султанов Альмир - 3 урын
Сафиуллина Адилә - 5 урын.
Кросста актив катнашкан һәм жиңү яулаган йөгерүчеләребезгә афәрин!
















