Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
“Бездә кунак бар”
10.07.2017
Бакчабызның икенче кечкенәләр төркемендә “Бездә кунак бар” дигән темага төркем тәрбиячесе Вәҗиева Хәния күңел ачу үткәрелде.Бу чара
балаларны светофор белән таныштыру, аларның җәмәгать транспорты турындагы белемнәрен тулыландыру, эзлекле фикерләү сәләтен танып белү эшчәнлеген һәм рольләрен башкару осталыкларын үстерү, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, игътибарлылык һәм шоферлар хезмәтенә карата хөрмәт тәрияләү максатыннан үткәрелде.
Бәйрәмгә кадәр балалар белән бик теләп сюжетлы рәсемнәр карау, светофор турында шигырьләр уку, җырлар өйрәнү, юл билгеләре киемнәрен барлау, җәнлек маскалары әзерләү, төсләрне ныгыту эшләре башкарылды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты.
-
Общее родительское собрание родителей будущих воспитанников ДОУ
10.07.2017
10 июля состоялось общее родительское собрание воспитанников, направленных МКУ "Управление образования", в наше ДОУ.
В ходе собрания заведующая ДОУ Харисова А.М ознакомила родителей с режимом работы, с правилами внутреннего распорядка ДОУ, нормативной и материально-технической базой , с педагогическим коллективом детского сада.Воспитатель высшей квалификационной категории Вазиева Х.М. выступила с опытом работы по теме "Адаптация дошкольников к ДОУ", дала советы как сделать процесс адаптации детей к новой обстановке, новому коллективу безболезненным, комфортным для детей .
Старшая медсестра ДОУ Шакирянова Е.И. познакомила родителей с медицинским оснащением ДОУ, с системой работы коллектива и мед.персонала по охране и укреплению здоровья детей.
-
Бакчабыз туган як музее - безнең горурлыгыбыз.
03.07.2017
Бакчабызда инде бик күп еллардан бирле элекке татар халык көнкүрешен чагылдырган туган як музее эшләп килә.
Кечкенәләр төркеме әти әниләренә төркем тәрбиячесе Вәҗиева Хәния Минҗановна тарафыннан туган як музеена экскурсия оештырылды. Бу чара балаларыбызны милли – мәдәни рухта тәрбияләү максатында үткәрелде. Әти –әниләр бүген вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбыз, онытыла башлаган милли йолаларыбыз белән таныштылар, борынгы һәм хәзерге көнкүрештә кулланылган педметларны күрделәр, аларның истәлек итеп саклануы турында аңлатма алдылар, табышмакларга тапкыр җавапларын бирделәр.
Милләтебез тарихын чагылдырган бу музей, әти-әниләрдә зур кызыксыну уятты.
-
Бездә туган көн
29.06.2017
Кечкенәләр төркемендә тәрбияче Вәҗиева Хәния июнь аенда туган балаларның туган көнен билгеләп үтте.Балалар рәхәтләнеп күңел ачты.Өйрәнгән җырларын, биюләрен башкардылар.Җырлы уеннар да читтә калмады “Ак калач”, “Миңлебай”, “Түбәтәй”, “Яшел яулык” уеннарын яратып уйнадылар.Туган көн күмәк тата халык биюе белән төгәлләнде. Менә шулай кечкенәдән балаларыбызда бакчабызда милли тәрбиягә нигез салына.
-
Хезмәткә өйрәнеп үсәбез! 28.06.2017

“Без хезмәт яратабыз” - балалар белән участокны, яшелчә бакчасын чүпләрдән арындырып тәртипләп тордык. Бары тик күмәкләшеп бердәм эшләсәң генә һәм башланган эшне ахырына кадәр җиткереп эшләсәң генә уңышка ирешеп була икәнен истән чыгармыйбыз!
-
Мунча себеркесе 23.06.2017

Кем генә мунча керергә яратмый, икән?! Ул мунча себеркесенең исе! Аннан башка мунчаның тәме дә рәхәте дә булмас иде. Бу “Яшел массаж” - кеше организмы өчен менә дигән дәва. Мунча себеркесенең файдасы һәм төрлелеге турында уртанчылар төркеме балалары белән оштырылган әнгәмәдә тәрбияче Асылова Д.М. шуны аңлатты.
“
-
Җиңү паркына сәяхәт.
22.06.2017
22 июнь көнне зурлар группасы балалары матәм көне уңаеннан уздырылган чараларда катнаштылар. Җиңү паркының һәйкәлләрен карап, Боек Ватан сугышы турындагы белемнәрен камильләштереп кайттылар.
-
День защиты детей 01.06.2017

Бүген "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге каршында 1 июнь-Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды. Бакчабызның зурлар төркеме балалары бәйрәмдә "Светофор" биюе белән катнаштылар. Сальманова Рәйләнең моңлы җырлавы да бер кемне дә битараф калдырмады. Балалар башка бакча балаларының чыгышларын ,балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әкиятне зур кызыксыну белән күзәттеләр.Бик күңелле ял итеп, кәеф күтәренкелеге белән бәйрәмнән таралыштылар.
-
Сабантуй -2017 30.05.2017

Бакчабызда бүген гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Балалар җитезлектә, уңганлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Бәйрәмгә кунак булып килгән әби белән бабай да ярышлардан читтә калмыйча,үз көчләрен сынап карадылар. Чүлмәк вату, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү, аркан тартышу, ат ярышы, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү кебек бәйгеләрдә бар бала да катнашып, бик күңелле итеп бәйрәм итте.Бәйрәм ахырындагы бүләкләү тантанасы балаларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
-
Чыгарылыш кичәсе 26.05.2017

Бүген бакчабыз иң уңган , иң булган, иң акыллы балаларын мәктәпкә озатты. Тылсымлы корабльга утырып балалар белем иленең ачкычын әзләп, сәяхәт иттеләр. Бик күп каршылыклар аша узып, бик күп биремнәр үтеп, юлда пиратлар, рәссам, Белоснежка һәм башка әкияти геройлар белән очрашып балалар Белем Алиһәсе янына килеп җиттеләр. Һәр персонаж теләкләрен җиткереп, балаларны олы юлга озатты.





