Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Балаларыбыз сәламәт булсын/ Растим детей здоровыми 04.09.2018

Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалаштыру бүгенге көндә актуаль һәм җитди бурычларның берсе. Мәктәпкәчә чор балаларның физик һәм психик сәламәтлегенә нигез салына торган мөһим вакыт. Балаларның сәламәтлеген ничек сакларга һәм ныгытырга? Сәламәт яшәү рәвешенең башлангыч күнекмәләрен ничек формалаштырырга? һәм һәр көз саен әти-әниләр алдында килеп баса торган сорау "Гриппка каршы прививка ясатыргамы?" Әлеге һәм башка сораулар буенча 3, 4, 5 сентябрь көннәрендә төркемнәрдә ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Җыелышларда балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Султанова Г.Ш. да чыгышлар ясый.
-
1 сентября - День знаний/ 1 сентябрь - Белем көне 01.09.2018

1 сентябрь - Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! Яңа уку елында һәммәбезгә дә күтәренке рух, ныклы сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар, сабырлык, хыялларыгызның тормышка ашуын телибез! Бәйрәм белән!
-
Хезмәттәшебез бүләкләнде/ Поздравляем с наградой 27.08.2018

Район педагоглары август конференциясенең пленар утырышында балалар бакчасында озак еллар хезмәт куючы хезмәттәшебез - өлкән шәфкать туташы Султанова Г.Ш. Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Район педагогларының август конференциясе/ Августовская конференция педагогических работников 25.08.2018

25 август көнне балалар бакчасының җитәкчесе һәм педагоглары район мәдәният йортында "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" темасына үткәрелгән педагогларының август конференциясенең пленар утырышында катнаштылар.
-
Җил белән уеннар/ Игры с ветром 17.08.2018

Кечкенә балаларны әйләнә-тирәдәге бар нәрсә дә кызыксындыра, аларда күп төрле сораулар туа: Ни өчен? Нигә? Ничек? Балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга гади тәҗрибәләр, экспериментлар һәм уеннар ярдәм итә. Прогулкада һава, җил турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белергә була. Уртанчылар төркеме балалары да җил турында сорауларга җаваплар эзлиләр.
-
Педагогларның август конференциясе / Августовская конференция педагогических работников
08.08.2018
7 август көнне балалар бакчасы мөдире һәм өлкән тәрбиячесе Актаныш 6нче балалар бакчасы базасында үткәрелгән район мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләренең август конференциясе секция утырышы эшендә катнаштылар.
-
Педагогларыбызның уңышлары / Победители конкурса 07.08.2018

6 август көнне балалар бакчасы педагоглары Актаныш "Тылсым" башлангыч мәктәп - балалар бакчасы базасында үткәрелгән район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының август конференциясенең секция утырышы кысаларында үткәрелгән "Күпфункцияле модуль" конкурсында үзләренең эшләре белән катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча тәрбиячеләр Арсланова Г.М. - 1 урынга, Ганиева Э.И. - 2 урынга, Ардуанова Г.Т. - 3 урынга лаек булдылар, тәрбиячелр Габдрахманова Э.Р., Садыкова Р.Р. номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Тәрбиячеләребезне котлыйбыз!
-
Педагогларның август конференциясе / Августовская конференция педагогических работников 06.08.2018

6 август көнне балалар бакчасы педагоглары Актаныш "Тылсым" башлангыч мәктәп - балалар бакчасы базасында үткәрелгән район мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының август конференциясенең секция утырышы эшендә катнаштылар. Бакчабызның музыка җитәкчесе Бадертдинова И.Р. секция утырышында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ритмны тоемлау хисен үстерү" темасына мастер-класс үткәреп, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Театр бездә кунакта /Театр у нас в гостях 02.08.2018

Театрны яратмаган кеше бар микән? Икенче кечкенәләр төркеме балалары курчак театры тамашасын бик яратып карадылар, артистлар белән аралаштылар.
-
Бакчабызда капиталь төзекләндерү / Капитальный ремонт детского сада 30.07.2018

Бакчабызда капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә.
















