Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Кыш бабай, Кар кызы һәм әкияти персонажлар парады / Парад Дед Морозов и сказочных персонажей 30.12.2018

30 декабрь көнне балалар бакчасы хезмәткәрләре район оешма-учреждениеләре хезмәткәрләре белән бергә "Кыш бабай һәм әкияти персонажлар парады"нда катнаштылар.
-
Яңа ел ярминкәсе / Новогодняя ярмарка 30.12.2018

Бакчабыз хезмәткәрләре 30 декабрь көнне Актанышта үткәрелгән Яңа ел ярминкәсендә катнаштылар.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! / Встречаем Новый год 26.12.2018

-
Тәгәрәтеп ак карны ясадык кар бабайны 17.12.2018

-
Әниләр көне / День матери 27.11.2018

Ә.Авзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылган "Әнием, бәгърем, көт безне!" дип исемләнгән чарада безгә тормыш бүләк иткән бөек затларны - кадерле әниләрне зурладылар. Бәйрәмгә игезәк балаларга гомер бирүче әниләр дә чакырылган иде. Бакчабызда йөрүче игезәкләр Гилметдиновлар һәм Васильевлар да әлеге бәйрәмдә әниләре белән бергә катнаштылар.
-
Таза тешләр - сәламәтлек нигезе / Здоровые зубы - залог здоровья 23.11.2018

Тешләр кеше организмының көзгесе. Таза тешләр - сәламәтлекнең нигезе. Кеше һәрвакыт тешләрен күзәтеп торганда гына аның елмаюы матур, үзе сәламәт булыр. Ә тешләрне ничек карарга, чистартырга соң ? Һәр ашаган саен авызны чайкатырга, баллы әйберләрне күп ашамаска, күбрәк яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашарга, тешләрне көнгә 2 тапкыр чистартырга, елга 2 тапкыр теш табибына күренеп торырга. Боларның барысын да икенче кечкенәләр төркеме балалары Сәламәтлек атналыгында "Сәламәт тешләр" проектын тормышка ашыру барышында өйрәнделәр.
-
Бакчабызда "Каз өмәсе" 22.11.2018

Бакчабызда балаларны халкыбызның милли бәйрәмнәре, күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру алып барыла. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да Әниләр көне уңаеннан әниләрне "Каз өмәсе"нә чакырдылар. Балалар бәйрәмдә күмәкләшеп эш башкарганнан соң, биеделәр, җырладылар, татар халык уеннарын бик яратып уйнадылар.
Бүген бездә каз өмәсе,
Каз өмәсе бүген бездә!
Каз йолкырга килгән кызлар,
Уңыш юлдаш булсын сезгә!
-
"М.Җәлил укулары" әдәби конкурсы / "Джалиловские чтения" литературный конкурс чтецов
20.11.2018
19 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә "М.Җәлил укулары" әдәби конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Әлеге конкурста мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гараев Р., Хазиева Л., зурлар төркеменнән Григорян Р. катнаштылар. Балалар "М.Җәлил турында", "М.Җәлил татар телендә", "М.Җәлил рус телендә" номинацияләрендә М.Җәлил шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Икенче кечкенәләр төркеме балалары әлеге конкурста "Рәсем иҗаты" номинациясендә катнаштылар.
-
Кыш бабайның туган көне / День рождения Деда Мороза 19.11.2018

Ә сез белә идегезме? Кыш бабайның да туган көне бар икән бит! 18 ноябрь көнне бөтен Россия буйлап Кыш бабайның (Дед Мороз) туган көнен билгеләп үтәләр. Кыш бабайга ничә яшь икәнен төгәл белмәсәләр дә, аңа 2000 яшьтән күбрәк, икәне төгәл билгеле. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да Кыш бабайга открытка ясап бүләк иттеләр, Яңа ел бәйрәменә бүләкләр сорарга да онытмадылар.
-
Бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре форумы / Всероссийский форум работников дошкольного образования 16.11.2018

15-16 ноябрь көнне Казан федераль университетының Алабуга педагогия институтында I Бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең форумы үткәрелде. "Современные тенденции развития дошкольного образования" темасына үткәрелгән форум эшендә бакчабызның өл.тәрбиячесе Гумерова Л.М. катнашты.
















