Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Паркка экскурсия / Экскурсия в парк 28.08.2020

Әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү, табигать турында күзаллауларын формалаштыру - балаларга экологик тәрбия бирүдә мөһим бурычлар. Кызганычка каршы, хәзерге заманда табигать белән аралашу мөмкинлеге азая бара, ә табигатьне рәсемнән яки телевизордан гына карау җанлы аралашуны, үзең табигатьнең серләренә төшенүне алыштыра алмый. Бакчабыз педагоглары да шуны истә тотып, балалар белән елның төрле фасылларында табигатькә экскурсияләр оештыралар. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары Актанышыбызның паркларына экскурсиядә булып кайттылар. Ә табигатьтә алтын көз, яфраклар бәйрәме...
-
ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан тематик альбомнар конкурсы / Конкурс для педагогов 28.08.2020

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап районыбызның балалар бакчалары педагоглары арасында "ТАССР төзелүгә 100 елга карата иң яхшы альбом" конкурсы үткәрелде. Элеге конкурста безнең балалар бакчасы педагоглары да альбомнар төзеп, уңышлы катнаштылар. Музыка җитәкчесе Бадертдинова И.Р. - 2 урынга, тәрбияче Ганиева Э.И., рус теле тәрбиячесе Мансурова Э.Р., укытучы-логопед Набиева Ч.Д. - 3 урынга лаек булдылар, тәрбияче Габдрахманова Э.Р. - "Кызыклы альбом" номинациясендә җиңүче булды.
-
ТАССРның 100 еллыгы флагы Актанышта / Флаг 100 летия ТАССР в Актаныше 24.08.2020

22 август көнне ТАССРның 100 еллыгы флагы Актанышыбызга килде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре әлеге тантанаыл чарада катнаштылар.
-
Хезмәттәшебез бүләкләнде 20.08.2020

18 август көнне үткәрелгән Актаныш муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август кинәшмәсендә хезмәттәшебез тәрбияче Ганиева Э.И. Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз һәм хезмәттәшебезгә яңа уңышлар телибез!
-
Район мәгариф хезмәткәрләренең август кинәшмәсе / Августовская конференция педагогических работников 19.08.2020

18 август көнне балалар бакчасы хезмәткәрләре район мәдәният йортында үткәрелгән Актаныш муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышында катнаштылар.
-
Хуш, яраткан бакчабыз! / До свидания, детский сад! 30.05.2020

29 май көнне бакчабызда "Хуш, яраткан бакчабыз!" бәйрәме иртәсе үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакча белән саубуллаштылар.
Шушы ямьле бакчада
Үтте сабый чагыбыз.
Без бит хәзер зурлар булдык,
Без мәктәпкә барабыз.
-
Хуш киләсез, кошкайлар! / Встречаем птиц. 24.03.2020

Яз көне бөтен табигать җанлана, кышкы йокыдан уяна. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар. Тәрбиячеләр Арсланова Г.М., Габдрахманова Э.Р. җитәкчелегендә икенче кечкенәләр төркеме балалары кошларны сыерчык оялары белән каршы алалар. Сыерчык ояларын аларга әтиләре ясарга ярдәм итте. Бүген сыерчык ояларын балалар бакчасы тирәсендәге агачларга урнаштырдылар. Хуш киләсез, кошкайлар!
-
Бөтенроссия форумында катнашу / Участие во Всероссийском форуме 13.03.2020

12 март көнне балалар бакчасы педагоглары Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Педагоги в России: инноваөии в образовании" Бөтенроссия форумында катнаштылар.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне / Международный женский день 05.03.2020

Балалар бакчасында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә карата бәйрәм иртәләре үткәрелә. Балалар әниләрен, дәү әниләрен, апаларны, кызларны бәйрәм белән котлыйлар.
-
Бүген бездә Масленица! / Праздник Масленица 03.03.2020

3 март көнне мәктәпкә зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Масленица бәйрәм иттеләр. Саф һавада уйнадылар, күңел ачтылар.
















