Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Говорим и поем на английском 20.04.2021

20 апрель көнне бакчабыз балалары районда үткәрелгән "Говорим и поем на английском" конкурсында канаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары - "Төркемдә җыр", Мокимова Р. - "Җыр-соло", Гимадиева Я. -"Нәфис сүз" номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар.
-
"Галәмгә сәяхәт" / "Космическое путешествие" 12.04.2021

12 апрель - Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне кешенең галәмгә беренче очуы ясалды. Космонавтика көне уңаеннан бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә, тәрбияче Ганиева Э.И. җитәкчелегендә, "Галәмгә сәяхәт" викторинасы үткәрелде. Балаларның галәм киңлекләре турындагы күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләүләрен, хәтерләрен үстерү максатыннан оештырылган чара бик күңелле узды. Балаларның әти-әниләре белән берлектә әлеге темага карата эшләнгән макет, коллаж, рәсемнәреннән эшләнгән күргәзмә үзенең төрлелеге белән җәлеп итте.
-
Хуш киләсез, кошкайлар! / День птиц 01.04.2021

1906 елның 1 апреленнән башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Шул уңайдан балалар бакчабызның уртанчылар төркемендә "Хуш киләсез, кошкайлар!" темасына чара үткәрелде. Бәйрәм кошлар турында матур шигырьләр, җырлар, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Яз җитү белән кошлар туган якларга әйләнеп кайталар. Күктә, агач башларында янәдән тормыш башлана. Кошларга ярдәм итик, аларны саклыйк, оялар ясыйк! Хуш киләсез, кошкайалар!
-
"Шаян - ТВ" карыйбыз / Смотрим "Шаян ТВ" 25.03.2021

Бүгенге көнгә кадәр балалар бакчасында үстерешле предметлы-пространство тирәлеген ФДББ стандарты һәм СанПиН таләпләренә туры китереп, яңартып җиһазлау төп проблемаларның берсе булып тора иде. Бу юнәлештә спонсорлык ярдәме сорап язган хатыбызга ООО "ГранаТ-Стан Трейд" оешмасы уңай җавап кайтарды. Шушы көннәрдә әлеге оешма ярдәме белән балалар бакчасына яңа җиһазлар кайтартыла башлады, һәр төркемгә интерактив такталар инде куелды. Хәзер балаларыбыз интерактив такта аша "Шаян ТВ" балалар каналы тапшыруларын карый алалар. Туган телебездә мультфильмнар, кызыклы тапшырулар карау бик күңелле.
-
Мәктәпкә экскурсия /Экскурсия в школу 23.03.2021

23 март көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Актаныш 1нче санлы мәктәбендә экскурсиядә булдылар, мәктәп белән таныштылар.
-
Туган телдә иң матур шигырь сөйләүче / Конкурс чтецов 18.03.2021

18 март көнне уртанчылар төркемендә "Туган телдә иң матур шигырь сөйләүче" бәйгесе үткәрелде. Бәйге балаларда шагыйрьләр иҗатына кызыксыну уяту, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар Г.Тукай, М.Җәлил кебек бөек шагыйрьләребез шигырьләре белән беррәттән, якташ шагыйрьләребез Л.Шәех, Э.Шарифуллина иҗат иткән берсеннән-берсе эчтәлекле, кызыклы шигырьләр сөйләделәр.
Туган тел һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Рәхәтләнеп үз туган телендә сөйләшү - үзе зур бәхет.
-
Шигырь бәйгесе / Участие в конкурсе 11.03.2021

11 март көнне бакчабызның иң матур шигырь сөйләүче балалары район мәгариф идәрәсе белән берлектә район үзәк китапханәсе оештырган "Шушуы яктан, шушы туфрактан без" шигырь конкурсында катнаштылар. Балалар үзебезнең районнан чыккан шагыйрьләрнең балалар өчен язган шигырьләрен укыдылар.
-
Халыкара туган тел көне / Международный день родного языка 25.02.2021

21 февраль Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә, ләкин һәркем өчен дөньядагы иң кәдерлесе - беренче сөйләшә башлаган ана теле. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да тәрбияче Ганиева Э.И. җитәкчелегендә бүген Туган тел көнен бәйрәм иттеләр.
-
Тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе утырышы / Заседание районного методического объединения воспитателей 25.02.2021

25 февраль көнне балалар бакчасы базасында "Туган телгә һәм рус теленә өйрәтү эшчәнлекләрендә балаларны матур әдәбият белән таныштыру" темасына район балалар бакчалары тәрбиячеләренең методик берләшмәсе утырышы үткәрелде. Бакчабызның тәрбиячеләре Ибнеева Р.Р., Мансурова Э.И., Ардуанова Г.Т., Ганиева Э.И., Габдрахманова Э.Р., Садыкова Р.Р. утырышта катнашучыларга ачык чаралар, мастер-классалар күрсәттеләр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
"Ел тәрбиячесе" конкурсы / Конкурс "Воспитатель года"
17.02.2021
16 февраль көнне Сарман авылының "Ләйсән" балалар бакчасында үткәрелгән "Ел тәрбиячесе - 2021" республика конкурсының зона этабында бакчабызның музыка җитәкчесе Бадертдинова Ирина Ригел кызы катнаштып, үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
















