Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Чыгарылыш-2022 / Выпускной-2022 28.05.2022

Бакча белән саубуллашу көне,
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе!
Үзгәртә дә куя тормышны.
Тик нишлисең, яшең тулган,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа!
Бүген бакчабыз иң талантлы, иң булган, иң акыллы балаларын мәктәп юлына озатты. Уңышлар сезгә, балалар!
-
Бүләкләнделәр/ Награждены 18.05.2022

Балаларыбыз "Юный эрудит" республикакүләм олимпиадасында яхшы күрсәткечләргә ирештеләр һәм Диплом, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр!
-
Ачык ишекләр көне / День открытых дверей 17.05.2022

17-18 май көннәрендә бакчабызда "Ачык ишекләр көне" дип игълан ителде. Һәр төркемдә ата-аналарга белем бирү эшчәнлекләре тәкъдим ителде, балаларның уку елы дәвамында үзләштергән белем-күнекмәләренә анализ ясалды.
-
"Экомода" фестивале / Фестиваль "Экомода" 10.05.2022

Безнең балалар бакчасында #ЭкоЯз2022 акциясе кысаларында "Экомода" фестивале үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән берлектә ташландык материаллардан киемнәр "Тегеп" кечерәк төркем балаларына экомода күрсәттеләр.Балалар чүп-чар, фасовкалау пакетлары, газета, пластик стаканнар, обой кисәкләреннән эшләнгән киемнәрне тамашачылар хозкрына тәкъдим иттеләр. Яшь модельләрнең чыгышлары алкышларга күмелде. Костюмнар әзерләгәндә кулланылган материалларның төрлелеге шаккаттырды. Бу, үз чиратында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең бер адымы да булып тора.Тәрбиячеләр әзерләгән әлеге чара чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Костюмнарны күрсәтү дефиле формасында оештырылып, модельләрнең чыгышлары музыка белән үрелеп барды, һәр костюм турында аңлатма бирелде.
-
"Һава шары - табигать дошманы" акциясе 10.05.2022

Бакчабызда экологик юнәлешкә зур урын бирелә. Шул уңайдан ЭкоЯз 2022 акциясе кысаларында "Һава шары - табигать дошманы" исеме астында экологик акциясе үткәрдек. Әлеге чара барышында балалар 1986 елда булган күңелсез хәл турында видеоязма карадылар һәм һава шарының табигатькә булган зыяны турында сөйләштеләр.
-
Чишмә янында өмә / Субботник у родника 06.05.2022

Чишмә һәм чишмә янын җыештыру - изге эш. Безнең бакча активистлары Экояз 2022 акциясе кысаларында Аскы Актанышта урнашкан "Хәмит" чишмәсе янын тәртипкә китерделәр. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә биләмәдән чүп-чар җыйды. Шунысы куанычлы, балалар аны бик теләп башкардылар. мондый игелекле эш күңел халәте булганда гына кәнагәтьлек хисе бирә. Безнең төп бурыч - туган якның чисталыгын һәм тәртибен саклау. Табигать матурлыгын саклыйк, ул чакта киләчәк буын безгә рәхмәтле булыр!
-
"Хәтер бакчасы" / "Сад памяти" 04.05.2022

“Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча совет кешесе истәлегенә агачлар утыртыла. Акциягә безнең балалар бакчасы быел да актив кушыла. Халыкара акциягә кушылып, без үзебезнең балалар бакчасында миләш һәм спирея агачлары утырттык. Акция әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатында зур роль уйный. Бу чарада катнашу горурлык хисләре уята. Ветераннарны шулай искә алу алар рухына изге дога булып ирешсен.
-
"Baby Skills" / "Сабый Skills" бәйгесе 20.04.2022

2 көн дәвамында барган районкүләм "Baby Skills" бәйгесендә нәниләребез уңышлы чыгыш ясады! Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Бадертдинова Иделия "Ресторан хезмәте" компетенциясендә 3 урын;
Шакирова Алияна "Мәктәпкәчә тәрбия бирү" компетенциясе "Самая артистичная" номинациясендә җиңүче;
Галиева Айзилә "3Д-дизайнер" компетенциясендә 2 урын.
Афәрин, балалар!
-
"Әкият" курчак театрында кунакта 15.04.2022

Россиянең һәм Татарстанның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Актанышка килде. Безнең балалар да алар тәкъдим иткән "Кәҗә белән сарык" әкиятен тамаша кылдылар. Балаларга бик ошады!
-
Космонавтика көне белән! / С днем космонавтики! 12.04.2022

12 апрель Космонавтика көне өңаеннан бүген бакчабызда төрле тематик чаралар үтте. Балалар белән космос һәм беренче космонавт Юрий Гагарин турында шигырьләр укылды, әти-әниләр белән берлектә эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
















