Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55 |
| Телефон: | +7(855)-525-17-26 |
| E-Mail: | Churakaevskaya.Shkol@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуракаевская ООШ" |
| Руководитель: | Набиева Дильбар Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 22 учащихся /22 укучы |
| У нас учат: | 9 педагогов /9 укытучы |
Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Бакчада көзге эшләр 01.11.2014

Мәктәбебез бакчасының уңышлылыгын тагын да ныгыту өчен, көздән барлык яшелчә-җимеш участогына тирес таратылды.
-
Рәсем конкурсы 25.10.2014

Район күләмендә үткәрелгән “Коррупциягә – юк!” дигән рәсем бәйгесендә 4 нче сыйныф укучысы Галлямова Ләйсән башлангыч класслар арасында -1 урын, 5 нче сыйныф укучысы Салахова Ләйсән 4 нче урынны яуладылар. Кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Укуда булдылар. 25.10.2014

21 -22 нче октябрь көннәрендә укытучылар Әтәс мәктәбендә үткәрелгән Сингапур укуларында катнаштылар
-
Семинарда 25.10.2014

Әтәс мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән семинарда мәктәбебезнең әдәбият укытучысы Салахов Рамил Җәмигънур улы катнашты
-
Шефлык дәвам итә 20.10.2014

Һәр отряд үзенә беркетелгән сугыш яки тыл ветераннарына кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр.
-
Кросста катнаштык 20.10.2014

Көзге сезонны ябуга багышланган кросста егетләр һәм кызлар сынатмады, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Әзерлек бара 20.10.2014

"Уңыш бәйрәме" үткәрүгә әзерлек бара. Укучылар КВНга һәм яшелчәләрдән композиция бәйгесенә әзерләнәләр.
-
Тревога 18.09.2014

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысалары буенча 10 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә укытучылар һәм укучыларның хэвеф-хәтәрләр килеп чыккан очракларда нинди әзерлектә икәнлекләрен тикшерү өчен тренировочный тревога уткәрелде.
-
Сәламәтлек дәресе 18.09.2014

Мәктәбебездә 1-9 сыйныф укучылары өчен, сыйныф сәгатьләрен берләштереп ,“Сәламәтлек дәресе” үткәрдек. Авылыбызның фельдшеры Наилә апа укучыларга тәмәке тарту,спиртлы эчемлекләр,наркотикларны куллануның зыяны һәм кеше тормышын нинди куркынычлык астына куюы турында анлатып үтте. Дәрес лекция белән башланып китте, дәрес темасы астында укучыларга презентация күрсәтелде, алган мәгълүматне укучылар яхшырак истә калдырсыннар өчен озын булмаган викторина үткәрелде.
-
Надо жить честно... 18.09.2014

Буген , «Надо жить честно» темасындагы район конкурсына яхшы башкарылган эшне сайлап алу өчен,мәктәбебез эчендә укучылар арасында шушы ук конкурс үткәрелде,рәсемнәргә урыннар билгеләнде,1 нче урынга чыккан укучының район конкурсына әзерлеге башланды.















