Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Җәмгыять белеменнән ТДИ 30.05.2019

30 нчы май көнне 4 укучыбыз җәмгыять белеменнән имтихан бирәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Рус теленнән ТДИ. 28.05.2019

28 нче май көнне укучылары рус теленнән имтихан бирәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2019

Мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме уздырылды. 9 нчы класс укучылары әлеге чарага бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде. Бәйрәм 4 нче һәм 1 нче класс укучыларының чыгышлары белән аралашып барды. Төрле җырлар һәм теләкләр тантананы тулыландырды. З.Я.Гәрәеваның әти-әниләр исеменнән укучыларны һәм укытучыларны котлау өчен иҗат иткән шигырен укуы һәркемне мәктәп елларына алып кайтты. Мәктәп командасының призлы урын алуында үз өлешләрен керткән һәм шәхси беренчелеккә ирешкән укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә үзенчәлекле төс кертүләре өчен, 9 нчы класс җитәкчесе - Ә.Р.Исрафиловага һәм чыгарылыш класс укучыларына рәхмәт белдерәбез.
-
Очрашу 25.05.2019

"Наратлы" ҖЧҖ директоры А.Ф.Мосабиров 9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашу уздырды. Ул авыл хуҗалыгы өчен кирәкле һөнәрләр белән таныштырды, шул юнәлештә укырга теләүчеләргә шартлар тудырылачагын искәртте.
-
Инглиз теленнән ТДИ 24.05.2019

Бүген 1 укучыбыз инглиз теленнән ТДИ бирә. Аның яхшы нәтиҗәгә ирешүен телибез.
-
Г.Афзал исемендәге иҗат фестивале 23.05.2019

23 нче майда Такталачык авыл клубында иҗат фестиваленә нәтиҗә ясалды. Мәктәбебезнең 5 нче класс укучысы Вәлиева Энҗе Инзир кызы "Өметле иҗат" юнәлешендә Җиңүче Дипломына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Котлыйбыз! Укытучысы - Ә.Р.Исрафилова.
-
Имин көпчәк - 2019 22.05.2019

22 нче майда мәктәбебезнең 4 укучысыннан торган командасы "Балалар иҗат үзәге" бинасы каршында үткәрелгән "Имин көпчәк - 2019" республика конкурсының район этабында катнаштылар. Җитәкчеләре - М.Ф.Гыйльметдинов.
-
Математика укытучылары укуда. 22.05.2019

21 нче май көнне математика укытучылары белән укулар оештырылды. Аларны математика укытучысы, психология фәннәре кандидаты - А.А.Устиловская укытты.
-
Сайлап алу туры 18.05.2019

18 нче май көнне гимназиягә укырга керергә теләүче укучылар өчен уздырылган сайлап алу турында мәктәбебезнең 1 укучысы катнашты. Аның 10 нчы классны теләгән мәктәбендә башлавын телибез.
-
Укучыларыбыз район сәхнәсендә 18.05.2019

Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы укучылары белән бергә безнең укучылар да бию белән чыгыш ясадылар. Мәктәбебезгә шундый мөмкинлек биреп, сәләтләрен үстерүгә ярдәм иткәне өчен, Илфак абый Ибраһимовка рәхмәт белдерәбез.




