Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Фән олимпиадаларының мәктәп туры башланды 01.10.2018

Фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. 28 сентябрь көнне укучылар математика фәненнән олимпиада биремнәрен үтәделәр.
-
Физик культура һәм спорт хезмәткәрләренең конференциясе 29.09.2018

28 сентябрь көнне "Яшьлек" милли мәдәни үзәгендә физик культура һәм спорт хезмәткәрләренең традицион конференциясе үтте. Анда мәктәбебезнең физкультура укытучысы Хабибуллин А.Д.катнашты. Спорт чараларында һәм "ГТО бөтен гаилә белән" бәйгесендә актив катнашкан өчен Хабибуллиннар гаиләсе район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
"Алтын көз" җиңел атлетика буенча кросс 25.09.2018

22 нче сентябрь көнне районыбызның үзәк стадионында, якташыбыз, атказанган спорт остасы - Фирдәвис Шаехметов бүләкләренә оештырыла торган марафон ярышында мәктәбебез командасы I урынга лаек булды, кубок белән бүләкләнде. Бу кросста 7 нче сыйныф укучысы Хабибуллина Адилә - 1 нче урын, Хайдарова Эльза -2 урын, Давлетов Айзат, Ялалов Илфатлар -4 урынга ия булды. Укытучылары: Хабибуллин А.Д. Ярышта катнашучыларның барысын да уңышлары белән котлыйбыз!
-
Миләш җыю 22.09.2018

Мәктәбебездә миләш җыю оештырылды. Укучылар, өйләреннән дә җыеп алып килеп, үзләреннән тагын да күбрәк өлеш кертәләр.
-
Милләтләр кроссы 2018
16.09.2018
"Милләтләр кроссы 2018" укучыларыбыз уңышлы гына катнашты. Мәктәбебез директоры Салихова И.С. 1 урынны яулады. Афәрин!! Киләчәктә дә аларга зур уңышлар телибез!!!
-
Бакчада көзге эшләр
15.09.2018
Бакчада көзге уңышны җыеп алуда 1-9 класс укучылары актив катнаштылар. Чөгендер, кишер, бәрәңге җыеп алынды. Участок чупләрдән чистартылып куелды.
-
Терроризмга каршы көрәш айлыгы 03.09.2018

Сентябрь ае терроризмга каршы көрәш айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәктәптә айлык план чаралар планы төзелде. Балалар арасында аңлату эшләре алып бару максатыннан әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрелә.
-
1 сентябрь-Белем көне 01.09.2018

Бүген 1 сентябрь - Белем көне! Мәктәбебез бусагасын 3 укучы беренче тапкыр атлап керде . Аларны беренче укытучылары Земфира Мозаффар кызы каршы алды. Шушы нәни укучылар өчен тәүге тапкыр беренче кыңгырау чылтырады. Яңа уку елы котлы булсын! Яңадан яңа уңышлар һәм үрләр яуларга язсын!
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе 01.09.2018

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында мәктәп коллективы тарафыннан җыелган акчалата ярдәм үзебезнең мәктәптә белем алучы өч укучыга тапшырылды.
-
Котлыйбыз! 25.08.2018

25 август көнне укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышы район мәдәният йортында "Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше - уңышлы белем бирүнең нигезе" темасы буенча узды. Фаттахов Илдар Сәетҗан улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!










