Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 15 учеников |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Халык иҗаты 20.03.2019

19 март көнне Балалр иҗат үзәгендә "Без бергә-2019" балалар сәнгать иҗат фестиваленең муниципаль этабы узды. "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә Шәмсетдинов Р, , Хамидуллин Р. катнашты.
-
"Без бергә-2019" балалар сәнгать иҗаты фестивале 19.03.2019

19 март көнне Балалр иҗат үзәгендә "Без бергә-2019" балалар сәнгать иҗат фестиваленең муниципаль туры уздырылды. Безнең мәктәп укучылары "Сувениры России" кул эшләре күргәзмәсендә катнаштылар.
-
3 чирек төгәлләнә 18.03.2019
Уку елының иң озын чиреге булган 3 чирек ахырына якынлаша. Укучылар язгы каникулларны көтәләр. Чыгарылыш класс укучылары имтиханнарга әзерләнә. Классларда административ контроль эшләр, минимумнар тапшыру дәвам итә.
-
Атналык йомгак 18.03.2019

Бүген узган атна йомгакларына багышланган линейка булып узды. Анда 9 класс укучылары арасында хәрби комиссариат тарафыннан уздырылган "Юнармеец" конкурсында җиңү яулап 2 урынга лаек булган Давлетов А. грамота белән бүләкләнде.
-
Физический огонек 11.03.2019

Бүген, 11 нче март көнне Иске Кормаш мәктәбе базасында 7-8 класс укучылары арасында "Физический огонек" конкурсы узды. Безнең мәктәптән физика укытучысы Фатыйхова Д.Ә. җитәкчелегендә команда катнашты.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 11.03.2019

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында мәктәп китапханәсендә "Китапларга беренчел ярдәм" дигән чара үтте. Укучылар тышлары таушалган китапларны дәвалау эшенә керештеләр. Укучылар белән "Китапны ничек сакларга һәм кадерләргә?" дигән темага әңгәмә уздырылды. Әлеге чараның максаты: балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
-
Район хезмәт ияләренең кышкы Спартакиадасы 09.03.2019

Актаныш районында 8 март көнне район предприятиеләре һәм оешмалары арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган традицион кышкы спартакиада үтте. Мәктәп директоры Салихова И.С гәүдә күтәрелү буенча чыгыш ясап, 2 урынга лаек булды. Афәрин, котлыйбыз!
-
8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне 08.03.2019

Язның иң беренче бәйрәме- иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм белән гүзәл затларыбыз! Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Сезгә хатын-кыз бәхете, шатлык, сәламәтлек, уңышлар гына юлдаш булсын. Һәрвакыт сөйкемле, кадерле хатын-кыз булып калыгыз.
-
"Тәмле букет" күргәзмә-бәйгесе 07.03.2019

7 март көнне Актанышта үткән Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә “Тәмле букет” дип исемләнгән күргәзмә-бәйге оештырылды. Мәдәният йортының фойесында райондагы җирлекләр, мәгариф учреждениеләре әзерләгән букетлар урын алган иде. Безнең мәктәпнең "Тәмле букеты" әлеге бәйгедә катнашты.
-
"Җырым булсын бүләгем" бәйрәм концерты 07.03.2019

7 март көнне Әтәс мәктәбе, балалар бакчасы коллективы, язгы матур бәйрәм уңаеннан, авыл халкына куңелле онытылмаслык бәйрәм мизгелләре бүләк итте. "Җырым булсын бүләгем" исемләнгән бу чарада ата-аналарның да катнашуы кичәгә ямь өстәде. Дәртле биюләр, моңлы җырлар, мәгънәле шигырьләрен - һәрберсен тамашачылар бик җылы каршылады, алкышларга күмделәр. Чарада барлык мәктәп укучысы да актив катнашты, сәхнәдә чыгыш ясады. Концерт тәмамлангач, аягүрә басып алкышладылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.










