Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
"Ел укытучысы - 2020" бәйгесенең йомгаклау тантанасы
10.01.2020
Актанышта уздырылган "Ел укытучысы - 2020" бәйгесенең йомгаклау тантанасында мәктәп директоры һәм бәйгедә катнашкан укытучылар Галиева Л.И., Мирзаянова Р.М., Саетгараева Ә.Ф. катнашты.
-
Мәгариф хезмәткәрләре ярышты
04.01.2020
4 январь көнне район укытучылары үзара көч сынашты. Безнең мәктәп коллективы да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Яңа ел котлы булсын! 31.12.2019

Хөрмәтле коллегалар! Сезне барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!
-
Кышкы ярминкә
30.12.2019
Мәктәп коллективы район үзәгендә уздырылган "Коймак ярминкәсе"ндә катнаша. Рәхим итегез!
-
Педагогик киңәшмә 28.12.2019

28 нче гыйнвар көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үткәрелде. Җыелышта беренче яртыеллыкта укыту-тәрбия эшчәнлеге, контроль эш, фән олимпиадалары нәтиҗәләре, туклануның торышы каралды һәм алда торган бурычлар билгеләнде.
-
Район башлыгының чыршы бәйрәме
28.12.2019
28 дкабрь көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы чыршы бәйрәмендә төрле конкурс, ярышларда актив катнашкан һәм призлы урыннар яулаган укучыларыбыз 9 нчы класс укучылары - Галиева А., Шәмсетдинов Р. катнашты.
-
Биреп карау имтиханы 27.12.2019

27 декабрь -рус теленнән, 29 декабрь көнне -математика фәненнән биреп карау имтиханнары була. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Кышкы каникуллар 26.12.2019

Бүген II чирек нәтиҗәләре буенча билгеләр аңлатып, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәреп, классларга генераль уборкалар ясап укучыларны кышкы каникулга озаттык. Укучылар 27.12-08.01 көннәренә кадәр ял итәчәк,аларның күңелле ял итүләрен телибез!!!
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
26.12.2019
Мәктәбебездә иртән 1-4 класслар, көндез 5-9 классларның Яңа ел кичәләре узды. Кичә театраль тамаша белән башанып китте. Кыш бабай уку алдынгыларын бүләкләде. Төрле конкурс, бәйгеләрдә класслар аерым бүләккә лаек булдылар. Тамаша кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән аралашып барды.
-
"РИТЭК" елкасында 23.12.2019

Бүген мәктәбебездән 4 класс укучысы Галиева Лилия Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "РИТЭК" чыршы бәйрәмендә катнаша.










