Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Хуш, сөекле әлифбам! 13.02.2015

Бүген мәктәптә 1 нче класс укучыларының үзләрен тәүге тапкыр хәреф танырга өйрәткән китаплары булган - Әлифба белән хушлашу кичәсе узды. Кичәгә әти-әниләр, укытучылар чакырылган иде.
-
Класс сәгатьләре 13.02.2015

Бүген, ягъни 13 нче февраль көнне мәктәп күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата һәр класста батырлык дәресләре үткәрелде. Класс сәгатьләренең тематикасы: 1, 3 класслар - Җиңү юллары, 2,4 класслар - "Бөек җиңүгә - 70 ел", 5 класс - " Сугыш елларында Татарстан", 6,8 класслар- "Батырлык", 7 класс - "Бөек Ватан сугышы геройлары", 9 класс - "Сугыш урлаган балачак". Класс сәгатьләрендә әлеге тематикага кагылышлы презентацияләр, видеороликлар күрсәтелде.
-
Биология укытучыларының район киңәшмәсе 13.02.2015

13 нче февраль көнне Иске Айман мәктәбе базасында химия һәм биология укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә безнең мәктәптән Н.Х.Гилванова "Изменение содержания и стандарты образования: стандарты и ФГОС второе поколения" темасы буенча чыгыш ясады.
-
"Йөзгә бер" 12.02.2015

12 февраль көнне географияга кагылышлы "Йөзгә бер" уены узды. Уенда укучылар зур активлык күрсәттеләр.Алдан укучылар уздырган сораштыруларга нигезләнеп,компьютер технологияләре кулланып уздырылган кичә,бик мавыктыргыч булды. Аны география укытучысы Гарипова Р.Д. оештырды.
-
Укучылар спартакиадасы 11.02.2015

10-11 нче февраль көннәрендә укучылар арасында үткәрелгән Спартакиада безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Ахмадуллина Лилиана шорт-трек буенча III урын яулады. Аны әлеге уңышы белән котлыйбыз!
-
"Шаян география" 11.02.2015

11 февраль көнне география атналыгы кысаларында "Шаян география" дип аталган викторина узды.Ике команда ярышып географияга кагылышлы сорауларга,табышмакларга җавап бирделәр.Нәтиҗәдә "Банда" командасы җиңеп чыкты.
-
"Десять миллионов" 10.02.2015

9-14 февраля в школе объявлены Неделей географии. Сегодня, 10 февраля с участием учеников 8-9 классов прошла игра "Десять миллионов". Победителями стали И.Ахметов и Р.Хисамова.
-
Хәрби-патриотик айлык 07.02.2015

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Хәрби-патриотик айлык башланды. Укучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Хоккей 06.02.2015

6 нчы февраль көнне "Лачын" боз сараенда хоккей буенча үткәрелгән финал ярышларында безнең мәктәпнең хоккей командасы III урын яуладылар. Афәрин, егетләр!
-
Урманчы белән очрашу 06.02.2015

Бүген, ягъни 6 нчы февраль көнне Парклар һәм скверлар елы уңаеннан башлангыч класс укучылары үзебезнең төбәк урманчысы Хисамов Рәмис Рифкат улы белән очрашу уздырдылар. Ул укучыларга урманнарны, паркларны саклау кирәклеген аңлатты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу укчылар өчен бик файдалы булды.














