Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Яшь Кулибинчылар" 20.02.2015

20 нче февраль көнне республика "Яшь Кулибинчылар" бәйгесенең район этабы үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 7 нче класс укучысы И.Харисов "Яшелчә турагыч" проекты белән катнашып уңышлы чыгыш ясады. Шулай ук 7 нче класс укучысы И.Сәфетдинов судомоделирование буенча үз эшен тәкъдим итте. Җитәкчеләре: А.А.Исламов.
-
"Татар егете-2015" 20.02.2015

20 нче февраль көнне район күләмендә "Татар егете-2015" бәйгесе үткәрелде. Анда безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Сафин Илфак катнашып финалга үтте. Аңа бәйгенең алдагы этабында да уңышлы чыгыш ясавын теләп калабыз.
-
"Җирдә тынычлык өчен" 19.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата "Җирдә тынычлык өчен" республикакүләм балалар иҗат бәйгесенең район этабында актив катнашканнары өчен 5 нче класс укучысы З.Галләмова һәм 8 нче класс укучысы Р.Хисамова район балалар китапханәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Биатлон 18.02.2015

18 нче февраль көнне район күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата биатлон үткәрелде. Анда безнең мәктәпнең IX класс укучылары И.Галләмов һәм И.Сафин катнашып 4 нче урын яуладылар.
-
Ярминкә 18.02.2015

18 нче февраль көнне мәктәп күләмендә ярминкә үткәрелде. Укучыларга тәм-томнар пешерүдә ярдәм иткән әти-әниләргә мәктәп җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерәбез. Ярминкәдән кергән акча мәктәп яны тәҗрибә участогына орлыклар алу өчен тотылачак.
-
класс сәгате 18.02.2015

Пожарларны кисәтү максатыннан һәр класста тәрбия сәгатьләре үтте,инструктажлар үткәрелде,куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.
-
Игра-конкурс "Русский медвежонок - языкознание для всех" 17.02.2015

Поздравляем ученика 3 класса Камалова Булата и ученицу 5 класса Исламову Алмазию- победителей игры-конкурса "Русский медвежонок - языкознание для всех". Желаем дальнейших успехов!
-
Әдәби-музыкаль кичә 16.02.2015

Бүген, ягъни 16 нчы февраль көнне мәктәп күләмендә Муса Җәлилнең тууына 109 ел уңаеннан "Җыр булып яши күңелдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары З.Н.Әхмәтова һәм Д.Й.Исламова үткәрделәр.
-
Проект эше 16.02.2015
16 нчы февраль көнне район күләмендә башлангыч класс укучыларының проект эшләре бәйгесе үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 2 нче класс укучысы Исламов И. (җитәкчесе: Гарипова Э.Ф.), әйләнә-тирә фәненнән "Чишмәләр", 3 нче класс укучысы Камалов Б. (җитәкчесе: Хисамова А.Ф.) математикадан "Мәйдан исәпләү" эзләнүле-тикшеренүле проект эшләре белән катнашып II, III урыннарны яуладылар. Афәрин, укучылар!!! -
"Сәламәтлек көне" 14.02.2015

Бүген, ягъни 14 нче февраль көнне "Хәрби-патриотик " айлык кысаларында мәктәп күләмендә "Сәламәтлек көне" игълан ителде. Дәресләрдән соң 1-9 класс укучылары катнашында чаңгы ярышлары үткәрелде.














