Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
"Растим патриотов России" 19.01.2018

18 нче гыйнвар көнне кадет интернат- мәктәп базасында "Растим патриотов России" I республика фәнни-эзләнү конференциясе булып узды.Укучылар түбәндәге спорт төрләрендә катнаштылар: арм-реслинг, ату һ.б.
Арм-реслинг -1 урын, фәнни-гамәли чыгыш- 3 урын, команда- 2 урын.Укучыларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Техникумда кунакта 18.01.2018

17 нче гыйнвар көнне 9 класс укучылары Актаныш технология техникумында "Ачык ишекләр" көнендә катнашып, уку йорты белән танышып кайттылар.
-
Вниманию родителей! 17.01.2018

19.01.2018 с 12.00 до 13.30 состоится Республиканское родительское интернет-собрание «Виртуальная жизнь ребенка: интернет – друг или враг?». Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/.
-
География атналыгы 17.01.2018

15 нче гыйнардан 20 нче гыйнварга кадәр мәктәп күләмендә география атналыгы дип игълан ителде. Бүген, ягъни 17 нче гыйнвар көнне 7-9 сыйныф укучылары катнашында "Көчсез буын" уены үткәрелде. Уенда 7 нче сыйныф укучысы Гилванов Айдар һәм 9 нчы сыйныф укучысы Фаррахова Гөлсылу җиңүче дип табылды. Атналыкны география укытучысы Р.Д.Гарипова оештырды.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 16.01.2018

15 нче гыйнвар көнне Сәфәр мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2018" конкурсының куст этабы булып узды.Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Зөлфия Назиф кызы ачык дәрес, мастер-класс күрсәтте.Уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы 11.01.2018

Бүген, ягъни 11 нче гыйнвар көнне мәктәптә 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналар җыелышы башлангыч сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән сәхнә әсәре белән башланып китте. "Компьютер технологияләре һәм балалар сәламәтлеге" темасына 9 нчы сыйныф җитәкчесе Ч.И.Әхмәтова чыгышы тыңланды. 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Л.Ө.Багауова таныштырды. Шулай ук ата-аналардан анкеталар алынды. Әти-әниләргә укучыларның кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.
-
Сәләтле балалар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме 09.01.2018

7 январь көнне сәләтле балалар өчен хакимият башлыгының чыршы бәйрәме үтте. Безнең мәктәптән бу бәйрәм тантанасына Исламова Ә., Исламова А., Ахметова Л., Шәйдуллина И., Фаррахова К, Фаррахова Г.бардылар.Укучылар «Красавица и чудовище» әкият-тамашасын һәм Боз сараенда шоу-чара карадылар. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
Шахмат ярышы 04.01.2018

3 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге бинасында Кыш бабай призына шахмат ярышлары үтте.Биредә 60ка якын укучы катнашты.Безнең мәктәптән Ихсанова Айгөл мактаулы 3 урынга лаек булды.Айгөлне җиңүе белән котлыйбыз!!!
-
Яңа елны каршылап 25.12.2017

Бүген, ягъни 25 нче декабрь көнне укытучылар коллективы Аккүз мәдәният йорты янәшәсенә кар сыннары ясадылар.
-
Фән олимпиадасы призерлары 23.12.2017

22 декабрь көнне Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булып узды. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында узган әлеге мәртәбәле чарада Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов, мәктәп директорлары, фән укытучылары, укучылар катнашты. Безнең мәктәпнең призерлары: Фәррахова Кәдрия - 4 класс (татар теле. Укытучысы: А.Ф.Хисамова), Камалов Булат - 6 класс (татар теле. Укытучысы: А.И.Шакирова), Госманова Гөлшат - 7 класс (татар теле, татар әдәбияты. Укытучысы: З.Н.Әхмәтова), Гилванов Айдар - 7 класс (математика. Укытучысы: Д.М.Шәвәлиев)














