Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2020

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, шәһәребез һәм республикабызның киләчәге хәл ителә, чөнки мәгарифтә барган һәртөрле яңарышлар чорында укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Мәктәбебезнең мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче укытучыларыбызга аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәбебез мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып торалар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанабыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез!
-
5 октябрь – Укытучылар көне 04.10.2020

Районыбызның мәгариф тармагында эшләүче барлык педагогларын, ветеран мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән ихластан котлыйбыз.
Укытучы – бала белән кечкенәдән янәшә булып, аңа һәр яңаны танып белергә, сәләтен ачарга, тормышта юл сайларга ярдәм итүче шәхес.
Безнең район мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак үрнәк. Без сезнең уңышларга сөенәбез һәм киләчәктә дә матур җиңүләр көтәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, иҗади уңышлар телибез.Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ.
-
День учителей 03.10.2020

-
02.10.2020

В день праздника учителей, в школе провели День самоуправления.Учащиеся старших классов побывали в роли учителей и с успехом провели уроки в 1-8 классах.
-
Авыл укытучысы – 2020 02.10.2020

Татарстан авылларында эшләүче укытучыларның иң осталары бүген Казанда җыелды. «Татмедиа» АҖ бинасында «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенең йомгаклау этабы узды. «Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә җиңүче – Шәрипова Гөлия Мәгъсүм кызы, Әгерҗе районы Девәтернә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Зур җиңүе белән котлыйбыз!
-
01.10.2020
1 октября - Международный день пожилых людей.
Уважаемые представители мудрого, старшего поколения, дорогие наши бабушки и дедушки!
Желаем каждому из вас здоровья и долголетия, стойкости духа и воли, счастья и благополучия. Пусть каждый ваш день будет согрет теплом любви и внимания!
В честь праздника учащиеся дают старт акции-марафону "День добра и уважения.Поздравь родных и близких". Этот праздник дает прекрасную возможность выразить глубокое уважение и сказать теплые слова благодарности всем пожилым людям за их добросовестный труд, за их огромный жизненный опыт, доброту, мудрость. Ко Дню пожилых людей учащиеся школы приготовили поздравительные открытки. Все старались, как могли! -
"Татарча диктант" акциясе.\Всемирная акция"Татарча диктант" 26.09.2020

Mәктәп коллективы "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылды. Акциядэ 5-9 сыйныф укучылары , укытучылардан 35 кеше катнашты.Аларга проза остасы, тәржемәче, жәмагәть эшлеклесе И.Газинен "Сыерчыклар" текстыннан өзек тәкъдим ителгән иде. Акциядә катнашучылар әлеге текстны бик ошатып яздылар.
Коллектив школы присоединился к Всемирной образовательной акции по проверке грамотности на татарском языке "Татарча диктант". Учащиеся 5-9 классов, педагоги (всего35 человек) написали диктант по произведению И.Гази "Сыерчыклар"
-
"Яшь урманчылар" агач утырту акцииясе 26.09.2020

Бүген мәктәбебездә узган уку елында Девәтернә участок урманчылыгы урманчысы Камаев И.М җитәкчелегендә оешкан "Яшь урманчылар" вәкилләре агач утырту акцииясендэ катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы
24.09.2020
Бүген онлайн форматта ата-аналар җыелышы булып узды. ZOOM режимында оештырылган әлеге җыелышта мәктәп җитәкчелеге, укытучылар чыгышларыннан соң, әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Җыелыш нәтиҗәле үтте.
-
"Татарча диктант" акциясе старт ала 21.09.2020

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014нче–2020нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Аның максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру. Һәммәгезне дә әлеге акциядә катнашырга чакырабыз!













