Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2019

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, шәһәребез һәм республикабызның киләчәге хәл ителә, чөнки мәгарифтә барган һәртөрле яңарышлар чорында укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Мәктәбебезнең мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче укытучыларыбызга аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәбебез мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып торалар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанабыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
Мәктәп администрациясе.
-
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Укытучылар көне белән котлавы 04.10.2019

Кадерле укытучыларыбыз! Сезне искиткеч бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм барыбызга да чын мәгънәсендә кадерле: чөнки һәрберебезнең тормышында укытучы мәктәп чорыннан ук иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора. Татарстанда гына да мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли. Алар көн саен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, көллиятләргә, вузларга, иҗади һәм спорт студияләренә ашыга. Һәрберебез укытучыларның кайгыртучан куллары аша узды һәм сезнең саф күңелегез, балаларга булган чиксез мәхәббәтегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә тәҗрибә туплады. Сезнең ярдәм белән балаларның сәләт-мөмкинлекләре ачыла, сез аларга тормышта дөрес юлны сайларга ярдәм итәсез. Нәкъ менә сез безнең балаларга тормышта намуслылык, хөрмәт, гаделлек, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт кебек асыл сыйфатларның мөһимлеген аңларга ярдәм итәсез. Бу әхлакый нигезләрне дәреслекләрдән дә өйрәнергә мөмкин түгел, шулай ук Интернеттан да алып булмый. Аларны бала бары тик акыллы остазлары янәшәсендә генә сеңдерә ала. Һәр укытучы үз укучыларын уңышлы, шат күңелле һәм максатчан кешеләр итеп күрергә тели. Мин сезгә гомерегезне мәгарифкә багышлавыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм укытучылык һөнәренә тугрылыклы булуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Эштә үткәргән һәр көнегез сезгә яңа ачышлар алып килсен, эзләнергә, үсәргә һәм алга барырга ярдәм итсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Бәйрәм белән, кадерле һәм хөрмәтле педагоглар!
Министр Р. Т. Борһанов
-
Всероссийская олимпиада школьников
01.10.2019
В школах начались школьные туры Всероссийских олимпиад.Всероссийская олимпиада школьников ежегодно проводится по 24 предметам, в ней участвуют более 6 миллионов человек. В соревновании четыре этапа: школьный, муниципальный, региональный и заключительный. В школьном этапе может участвовать любой желающий, начиная с пятого класса (а соревнования по русскому языку и математике начинаются уже в четвертом).Чтобы попасть на каждый следующий уровень, нужно преодолеть порог баллов, который устанавливается организаторами олимпиады.Муниципальный этап предусмотрен для учащихся 7-11 классов, а в региональном и заключительном могут участвовать школьники 9-11 классов.Хорошие результаты на заключительном этапе Всероссийской олимпиады школьников дают льготы при поступлении: от дополнительных баллов за ЕГЭ или портфолио до зачисления без экзаменов в профильные вузы.
-
Санлы эфир телевизион тапшыруларга күчү./Переход на цифровое телевидение 01.10.2019

В республике 14 октября 2019 года будет отключено аналоговое вещание. Минкомсвязи республики запустило горячую телефонную линию для консультирования населения и возможность вызвать волонтера, который поможет установить оборудование. В рамках профилактических мероприятий в школе провели разъяснительную работу среди родителей учащихся, педагогических работников и учащихся.
-
Халыкара өлкәннәр көне../День пожилых людей. 30.09.2019

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. 30 нчы сентябрь көнне безнең мәктәптә бу көнне бәйрәм итүгә багышланган чара булып узды, укучылар өлкәннәр өчен концерт номерлары әзерләделәр. Аннары өлкәннәр чәй өстәле артында чәй эчтеләр.
1 октября - Международный День пожилых людей. Этот праздник дает прекрасную возможность выразить глубокое уважение и сказать теплые слова благодарности всем пожилым людям за их добросовестный труд, за их огромный жизненный опыт, доброту, мудрость. В нашей школе 30 сентября прошло мероприятие, посвященное празднованию этого дня, учащиеся подготовили концертные номера для пожилых, для них было организовано чаепитие
-
Милли костюмнар көне. День национального костюма 20.09.2019

20 сентября – День национального костюма, в связи с этим в школе прошла всеобщая школьная линейка по теме «Татарский национальный костюм». 21 сентября классные руководители провели беседы, дискусси, классные часы по темам: "Национальные костюмы", "Национальные костюмы народов мира", "Разные нации, но мы вместе".
“Милли костюмнар“ исемле сыйныф сәгатьләре уздырдылар, укучылар рәсем бәйгесендә катнаштылар. Күргәзмәдә милли костюмнар һәм курчаклар буенча иң яхшы проектлар урын алды. -
Көзге уңыш 11.09.2019

Көз үзенең алтын төсе белән генә түгел, мул уңышы белән дә мөһим ел фасылы. Җәй буе бакчада хезмәт куйган балалар инде уңыш җыйдылар.
- Ата-аналар җыелышы 06.09.2019
-
Белем көне уңаеннан тантаналы линейка 02.09.2019

-
Белем көне белән! 01.09.2019














