Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнешипкинская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан(Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы "Югары Шепкә төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү оешмасы)
Визитная карточка
| Адрес: | 423518, РТ, Заинский район, с. Верхние Шипки, ул. Центральная, д. 83 |
| Телефон: | +7(855)-586-92-66 |
| E-Mail: | V.Shipki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнешипкинская ООШ" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Закирова Венера Саитовна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 41 ученика, 5 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей, 1 воспитатель |
Новости Верхнешипкинской ООШ
Экскурсия
Опубликовано: 12.02.20168 февраль көнне мәктәбебез активистларына бүләк итеп, туган калабызга - Зәйгә экскурсия оештырылды. Экскурсия,тиешенчә, Зәйнең туган якны өйрәнү музееннан башланды. Мамонт калдыклары, декоратив кулланма сәньгате, борынгы тәңкәләр һәм медальләр коллекциясе, борынгы бабаларыбызның кирәк-яраклары, сирәк документлар һәм фотосурәтләр , данлыклы зәйлеләрнең мемориаль әйберләре, Зәй рәссамнарының ямьле сурәтләре...Болар барысы да укучылар өчен шундый мавыктыргыч сәяхәт булды.
Ә инде экскурсияне хәзерге чынбарлык белән дә тулыландырыр өчен алдагы минутларын боулинг клубта уздыруы каралды. Күбесе өчен яңа булып тоелган боулинг уенын бөтен укучылар үз иттеләр. Бик күп файдалы информация белделәр: боулингта кеше белеп бетермәгән сәламәтлек өчен кирәкле булган хәрәкәтләр кулланыла икән. Шарны тәгәрәткән вакытта, дөрес иелеп, тигезлекне саклау - зурлар өчен дә, яшьләр өчен дә яхшы физик нагрузка булып йөртелә. Бу уенның төркемле уен булып чыгуы укучылар арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытты, берләштерде һәм ярышу дәрте уятты. Ә командаларның җиңүе кафеда үткәрелде.
Зур тәэсир калдырган экскурсия, алга таба да яхшы уку өчен этәргеч булыр, спорт өлкәсендә яңа җиңүләргә рухландырыр!
К списку новостей












