МБОУ «Верхненалимская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423533, Республика Татарстан, Заинский муниципальный район, ул. Молодежная, д.1 |
| Телефон: | +7(855)-583-86-31 |
| E-Mail: | vnalim36@mail.ru; Svnlm.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхненалимская ООШ" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Прохорова Гульназ Музакировна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 18+2(филиал) , 3 воспитанника |
| У нас учат: | 7 учителей, 1 учитель филиала и 1 воспитатель |
МБОУ «Верхненалимская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне 06.11.2019

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.
Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан иреге бирелә.
Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
-
Команда ЮИДД в детском саду 05.11.2019

Ученики начального класса из команды ЮИДД были в группе дошкольного образования с целью рассказать малышам о правилах безопасного поведения на улице.
-
Мәктәп музеенда 05.11.2019

Каникул вакытында да укучыларның мәктәп музеендагы экспонатларны яңарту эшләре дәвам итә
-
Консультации 31.10.2019

Готовимся к ОГЭ по русскому языку.
-
Бассейн 30.10.2019

Ученикам 5-9 классов был проведен всеобуч по плаваню в бассейне ФОК г. Заинска.
-
День народного единства 29.10.2019

29 октября прошел открытый урок под названием "День народного единства".
-
Баннер Театральное Приволжье 29.10.2019

Баннер Театральное Приволжье
-
Геогрфический диктант 28.10.2019

27 октября 2019 года в России и за рубежом в пятый раз прошел акция "Географический диктант". Из нашего школа географический диктант написали ученицы из 9-го класса.
-
Көрәш 22.10.2019

19 октябрьдә “Зәй” спорт мәктәбе беренчелегенә 2002-2005 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш узды. Анда безнең мәктәбебездән дә укучылар катнашты.
Безнең укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
1. Сайфуллин Азамат (5 класс) - 1 урын.
2. Фахретдинов Ильдус (6 класс)-1 урын.
3. Нуруллин Ринас (7 класс) – 1 урын.
4. Хабриев Айбулат (2 класс) -2 урын.
5. Гиниатуллин Альмир (9 класс) – 2 урын.
6. Мингазов Булат (4 класс)- 3 урын.
Бу җиңү яулаган укучыларыбызның тренерлары Салахов Сирень Хамитовичка бик зур рәхмәт.
-
Театр 22.10.2019

2019 ел - Зәй районында мәдәният елы. Мәдәният елындагы чаралардан безнең мәктәбез дә читтә калмый, һәр сыйныф укучылары ниндидә булса бер тамаша күрсәтә. 20 нче октябрдә башлангыч сыйныф укучылары “Лиса и заяц ” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.





