Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя общеобразовательная школа №6» Заинского муниципального района РТ (школа - центр компетенции)
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, Проспект Победы, дом 17 |
| Телефон: | +7(855)-583-48-43 |
| E-Mail: | sh637@mail.ru, S6.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "ЗСОШ №6" |
| Руководитель: | Камалиева Ляйсан Юнусовна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 1152 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Все школьные новости!!!
“Тукай укулары”
Опубликовано: 19.04.2017
18 нче апрельдә Зәй шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем мәктәбендә укучыларның VIII региональ фәнни-гамәли “Тукай укулары” конференциясе узды. Конференция 3 юнәлештә оештырылган иде: татар теле һәм әдәбияты инглиз теле, башлангыч сыйныфлар. Татар теле һәм әдәбияты юнәлеше өч секциядә эшләде: 2-4 сыйныфлар,5-7 сыйныфлар,8-11 сыйныфлар.
Конференциядә Татарстан Республикасының Әлмәт, Түбән Кама, Баулы, Сарман, Актаныш, Мөслим, Алабуга район һәм шәһәрләреннән ясаучы укучылар үз эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Фәнни-гамәли “Тукай укулары” укучылар конференциясе “Безнең планета безнең кулда” девизы астында үтте. Чакырылган кунаклар жюри әгъзалары буларак балаларның эшләре белән таныштылар, сораулар бирделәр, җиңүчеләрне һәм призерларны ачыкладылар. Мәртәбәле кунаклар арасында Кашапова Рәзимә Фаттах кызы - «Татмедиа» АҖ Филиалы «Зәй ТВ» Телерадиокомпаниясе”нең “Зәй офыклары” журналисты, Илалтдинова Роза Хамзовна - «Татмедиа» «Новый Зай» АҖ филиалы директоры - баш редакторы, Шәйхиева Чулпан Мәсләхетдин кызы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры, Зәй муниипаль мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Гөлзирә Җәмил кызы Хәбибуллина, Коронова Гөлзирә Илсур кызы “Энже” балалар бакчасының туган тел тәрбиячесе, Мостафина Ләйлә Наил кызы “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире, Закирова Зәния Нурулла кызы “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе, Антонова Зоя Иосифовна “Коңгыз” балалар бакчасының туган тел тәрбиячесе булдылар.
К списку новостей












