Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарсаз-Багряжская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423516, РТ, Заинский район, с.Сарсаз-Багряж, ул. Школьная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-44-27 |
| E-Mail: | Ssb.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарсаз-Багряжская ООШ" |
| Руководитель: | Мартемьянов Валентин Иванович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 26 обучающихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей, 1 воспитатель |
Новости Сарсаз-Багряжской СОШ
САРСАЗ САНДУГАЧЛАРЫ
Опубликовано: 09.02.2016
Уку елы башлангач, балалар иҗат йортыннан мәктәптә төрле түгәрәкләр оештырырга тәкьдим иттеләр. Зәй районының Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларыда балаларның яшь үзенчәлекләрен, сәләтләрен истә тотып түгәрәкләрне алдылар. Балаларны тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтү, спорт һәмбашка түгәрәкләр октябрьдә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Аларның берсе“Сандугач” керәшен фольклор ансамбле дип аталды.Максаты – үзебезнең керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү. Алар үз тамырларын, халкыбыз мәдәниятен белеп үсәргә тиеш. Түгәрәкне балалар яратты. Атнага ике мәртәбә, дәресләрдән соңукучылар бик теләп йөри.
Сентябрь аенда үткәрелгән ата-аналар җыелышында әти-әниләргә бу түгәрәкләр хакында аңлатылды. Шулай ук мәктәптә керәшен фольклор ансамбле оештырылу һәм балаларга киемнәр кирәклегетурында да сөйләшү булды. Бу тәкъдимне ата-аналар күтәреп алдылар һәм үз чиратларында балаларга керәшен милли киемнәре тегүдә матди ярдәм күрсәттеләр. Балаларга киемнәрне, һәр баланың үз үлчәү размерын алып, озак еллар Зәй шәһәрендә тегүче булып эшләгән авылдашыбыз Сидорова Зоя текте. Аңа әти-әниләр дә, балалар да бик рәхмәтле.
Ансамбльгә йөрүчеләр ата-аналар, авылдашлар алдында тәүге тапкыр “Әниләр көне”ә багышланган чарада чыгыш ясадылар. Килгән кунаклар аларның һәр җырын алкышларга күмде, гүя кечкенә җырчыларга әлеге көнне фатиха бирелде.
Шуннан соң коллектив Зәй шәһәренең музыка мәктәбендә үткәрелүче “Алтын башак” балалар иҗат фестивалендә катнаштылар. Авыл балалары арасында үткәрелүче фестивальбишенче тапкыр оештырылып, бер матур традициягә әверелде. Биредә кечкенәләр төркеме I дәрәҗә, уртанчылар төркеме III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларның чыгышы җырны театрлаштыру белән башкалардан аерылып торуы белән дә үзенчәлекле булуын ассызыкладылар. Уңышлы чыгыш ясау укучыларны рухландырды, алга таба да конкурсларда катнашуга этәргеч бирде. Алар шулай ук Зәй шәһәрендә үткән “Туым җондозы” фестиваленең сайлап алу турында катнаштылар.Һәм янә җиңү! Биредәге җиңү аларга Казан шәһәрендә узачак “Керәшен халык җырларын башкаручы яшь җырчыларның “Туым Җондозы” VIII конкурс-фестивалендә катнашырга хокук бирде.
Әлеге конкурс-фестивальнең максаты – керәшен музыка сәнгате җәүһәрләрен саклап калу һәм тагын да киңрәк таныту, үзенчәлекле башкару алымнарына ия булган ансамбльләрне, аерым җырчыларны халык уен коралларында оста уйнаучыларны ачыклау. Сайлап алу турлары Алабуга, Кайбыч, Зәй, Чистай һәм Казан шәһәрләрендә үтте.
Фестивальнең финал туры “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узды.17 январь көнне “Сандугач” керәшен фольклор ансамбленә йөрүчеләр иртән үк Казан шәһәренә киттеләр. Алар мәртәбәле жюри хөкеменә һәм Казан тамашачысына “Безнең авыл”, “Баграж көе” җырларын тәкьдим иттеләр. Гала концертта да катнашу хокукына ия булдылар. Фестивальдә катнашырга илнең төрле почмакларыннан яшь башкаручылар килгән иде. Башкортостан, Чиләбе өлкәсе, Удмуртиядән дә катнашучылар булды. Әлеге конкурс-фестивальдә “Сандугач” керәшен фольклор коллективы фольклор номинациясендәI дәрәҗә, әансамбль солисты Мартемьянова Юлия “Халык вокалы” номинациясендә “Җыйдым җиләк” җырын башкарып, III дәрәҗә дипломга ия булды. Аларның һәр чыгышы жюри һәм тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде.
Балаларга – Анастасия Чернова, Алексей Краснов, Нәфис Нурхаметов, Мария Абдулова, Юлия Мартемьянова, Надежда Минеева, Ильмир Романов, Марсель Халиков, Диана Карабашева, Кристина Утяганова, Мартемьянова Елена һәм ансамбльнеңоештыручысы, сәнгать җитәкчесе, үзе өздереп баянда уйнаучы Утяганов Петр Петровичка алга таба да яңа иҗади уңышлар телибез. Башланган эш дәвамлы булсын. Яңа үрләр яуларга язсын сезгә кечкенә “Сандугач”ларыбыз.
Чернова Ирина Григорьевна
Сарсаз-Баграж төп гомуми
белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей






