• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарсаз-Багряжская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423516, РТ, Заинский район, с.Сарсаз-Багряж, ул. Школьная, д.4
Телефон: +7(855)-586-44-27
E-Mail: Ssb.Zai@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сарсаз-Багряжская ООШ"
Руководитель: Мартемьянов Валентин Иванович
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 26 обучающихся, 6 воспитанников
У нас учат: 10 учителей, 1 воспитатель

Новости Сарсаз-Багряжской СОШ

"Хәтер" паркы

Опубликовано: 04.05.2013

 

  Сарсаз-Баграж авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл 2010 нчы елда мәдәният йорты каршысына күчерелде.Иркен урын, юл өсте, авылыбызның иң җанлы урыны. Мәктәп укучылары һәм укытучылары һәйкәл тирәсен зур мәйданда койма белән әйләндереп алдылар. Материалны да мәктәптән күчерделәр. Билгеле, койма бик искерде, шулай да ел саен төзәтелеп, агартылып тора. Әлеге урынга  күп итеп агачлар, куаклар утырттык, чәчәклек ясадык. Ветераннар советы җитәкчесе Журавлев Александр дәдәй дә нарат агачлары алып килеп утыртты. Һәйкәлдәге язулы такта алмаштырылды. Моңа кадәр чүп үләннәре үсеп утырган зур гына мәйдан авылыбызның хөрмәтле урынына әверелде. Укучылар ел әйләнәсе паркны карап, чистартып торалар.

     Зәй муниципаль районы башлыгы Т.В.Воропаева тарафыннан булдырылган “Мәктәп дәрестән соң” программасы нигезендә әлеге паркны тагын да төзекләндерү, ямьләндерү ,Бөек Ватан сугышында булган авылдашларыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү, авылыбызның тарихын язу,  безгә патриотик,әхлакый- эстетик тәрбия бирүне күздә тотып мәктәп коллективы “Хәтер паркы” исемле проект өстендә эшләүне максат итеп куйды. Әлеге проектны эшләүдә мәктәбебезнең һәр укучысы һәм укытучысы  катнашты. Проектны яклап чыккач, бергәләшеп башта паркның  макетын ясадык һәм ул чынбарлыкка әйләнсен өчен зур эш башланды. Хезмәт дәресләрендә укучы егетләребез мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музееның керү юлларын бизәкләп ясадылар. Бөек Ватан сугышы, анда катнашучылар турында өстәмә материал тупланды, сугыш ветераннары турында бай мәгълүмат тупланган папкалар булдырылды. Класс сәгатьләрендә тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелде, тимурчылар хәрәкәте җанланды. Яз җитү белән парк урыны гадәттәгечә чистартылды, өстәмә чәчәклекләр булдырылды. Авыл советы ярдәме белән мәктәп укучылары һәм укытучылары паркка керү юлына асфальт җәйделәр,апаларыбыз коймаларны бизәделәр,  хезмәт дәресендә ясалган утыргычлар урнаштырылды. Бу эшләрне укучылар чын күңелдән башкардылар.

      Безнең проектның тагын бер максаты бар- авылны матурландыруга, аның экологик хәленә өлкәннәрнең дә игътибарын тарту.Авылдан чыккан кешеләр бик күп бит. ..Сабантуй , Питрау бәйрәмнәренә күпме кеше кайта!           Бүләкләр дә алып кайталар .Безгә такта , борыс ише әйберләр булса , ветераннар яшәгән йортлар янына утыргычлар ясап куяр идек.Паркның коймасын да яңартсак иде...

    Алга таба да проектны тормышка ашыру өстендә безне күңелле һәм мәшәкатьле эшләр көтә.

    Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, ди халык мәкале. Буыннардан- буыннарга күчеп, без тудырган әлеге парк,андагы агачлар тормыш кадерен белергә,авыл тарихын югалтмаска  өндәп шауласыннар да шауласыннар иде.

 

                                   9-сыйныф  укучысы Усманова Алина.

                                     Сарсаз-Баграж урта мәктәбе.

 

 



Источник: .

К списку новостей