Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сарсаз-Багряжская основная общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423516, РТ, Заинский район, с.Сарсаз-Багряж, ул. Школьная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-44-27 |
| E-Mail: | Ssb.Zai@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сарсаз-Багряжская ООШ" |
| Руководитель: | Мартемьянов Валентин Иванович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 26 обучающихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей, 1 воспитатель |
Новости Сарсаз-Багряжской СОШ
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары!
Опубликовано: 14.10.201614 нче октябрь көнне Сарсаз-Баграж төп гомуми белем мәктәбендә “2016 елда БДИ һәм БРТ га әзерләнгәндә КИМ ның эчтәлеге һәм әзерләнү үзенчәлекләре” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте. Семинарга районның милли мәктәпләрендә белем бирә торган татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.Укытучыларны мәктәп директоры Мартемьянов В.И. мәктәп белән таныштырды, мәктәп музеена экскурсия оештырды. Мәктәптә ике татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Чернова И.Г. 6 сыйныфта “Сыйфат дәрәҗәләре” дигән темага ФГОС таләпләре нигезендә заманча дәрес күрсәтте. Тазирова В.В. “Еракларга китеп кара...” М.Әгъләмовның тууының 70 еллыгына багышланган ачык чара күрсәтте. Югары Баграж мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Меньшикова Р.Г. семинар темасыннан чыгып чыгыш ясады.Укытучылар дәрескә һәм ачык чарага анализ ясадылар, үз фикерләрен әйттеләр. Мәгариф бүлеге методисты Хәбибуллина Г.Җ. укытучыларны алда торган бурычлар белән таныштырды, семинар эшенә йомгак ясады.
К списку новостей






