Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
| Телефон: | +7(855)-58 9-90-19 |
| E-Mail: | zairoo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Валиахметова Миляуша Камилевна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 4891 |
| У нас учат: | 613 |
Новости Управления образования
15 нче октябрь көнне “Ялта- Зәй” спорт комплексында Таҗетдин Ялчыгол укулары узды.
Опубликовано: 15.10.201515 нче октябрь көнне “Ялта- Зәй” спорт комплексында Таҗетдин Ялчыгол укулары узды. Конференциянең кунаклары булып, Республиканың төрле тармакларыннан килгән дин әһелләре, район хакимияте башлыгы Разиф Галиевич Кәримов,Татарстан Республикасының мәдәният Министрлыгы вәкиле Нурания ханым һәм Таҗетдин Ялчыголның нәсел агачын дәвам итүчеләр чакырылган иде. Конференция эшендә районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, китапханәчеләр катнашты. Конференция барышында якташыбыз, галим, дин әһеле Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына, иҗатына күзәтү ясалды. Конференция эшен шәһәребезнең дин әһеле Сәгыйть хәзрәт алып барды. Конференциядә катнашучыларны хакимият башлыгы Разиф Галиевич сәламләде. Шулай ук Таҗетдин Ялчыголның нәсел җебен дәвам итүче Гамил Таҗетдинов чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында районыбызда Таҗетдин Ялчыгол иҗатын өйрәнү буенча бик күп эшләр башкарылуын ассызыклады. Киләчәктә Т. Ялчыгол укуларын тагын да зуррак күләмдә үткәрергә чакырды. Укуларда катнашучыларның һәммәсе үзләренә рухи азык алып, зур канәгатьләнү хисләре белән таралыштылар.
К списку новостей











